
«Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном белем бирү учреждениесе чаралар планы нигезендә, дәүләт йөкләмәсе, «Һөнәри камилләштерү стратегияләрен проектлау нигезендә педагогик һәм җитәкче кадрлар остазлыгының региональ системасын үстерү» проектын гамәлгә ашыру буенча Россия мәгариф академиясенең инновацион мәйданчыгы эшчәнлеге кысаларында 2026 елның 5 августыннан 15 сентябренә кадәр табигый-фәнни циклының «Осталык формуласы: лаборатория педагогик идеяләр һәм методик табышлар» дигән педагогларның мастер-класслары республика фестивален үткәрә.
Фестивальнең максаты: педагогларны белем бирү процессына метапредмет эчтәлегенең актуаль инновацион һәм традицион технологияләрен кертүгә җәлеп итү; педагогларның иҗади инициативасын үстерү һәм квалификациясен күтәрү, аларны табигый фәннәр циклы предметларын укыту һәм популярлаштыруның актуаль мәсьәләләрен эшләүгә, сәләтле һәм талантлы балалар белән түгәрәк эше кысаларында, шулай ук профиль алды һәм профильле сыйныфларда эшләүгә кызыксындыру.
Гомуми белем бирү оешмаларының һәм урта һөнәри белем бирү системасы мәгариф оешмаларының табигый-фәнни циклы предметлары укытучыларын; инновацион эш тәҗрибәсенә ия, педагогик эшчәнлекнең индивидуаль стиленә ия, үз һөнәри эшчәнлеге өлкәсендә югары нәтиҗәләргә ирешкән җитәкче һәм педагогик хезмәткәрләрне; Татарстан Республикасы муниципаль районнарының методик хезмәтләре белгечләрен фестивальдә катнашырга чакыралар.
Фестиваль нигезләмәсе белән түбәндәге сылтама буенча кереп танышырга мөмкин: https://clck.ru/3V69t4
Фестивальдә катнашуга өчен гариза тапшыру: https://forms.yandex.ru/cloud/6a26bcc395add571a5d0f085
Чараны оештыручы: «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесенең программаларны һәм проектларны тәэмин итү үзәге.


