• Русский
  • Татарча

Татарстанда «Татарстан – космос траекториясе» проекты старт ала

Татарстанда «Татарстан – космос траекториясе» проекты старт ала

Татарстан Республикасында мәктәп укучылары арасында астрономия, космонавтика, инженер-техник һөнәрләр һәм заманча космик технологияләрне популярлаштыруга юнәлдерелгән «Татарстан – космос траекториясе» фәнни-агарту проекты гамәлгә ашырыла.

2026 елның сентябреннән 2027 елның апреленә кадәр фәнни-популяр чаралар Татарстан Республикасының сигез шәһәрендә: Казан, Лениногорск, Әлмәт, Түбән Кама, Яр Чаллы, Азнакай, Арча һәм Байлар Сабасында үткәреләчәк.

Һәр шәһәрдә гомуми белем бирү оешмасы базасында мәктәп космонавтика музеен булдыру өчен нигез салу планлаштырыла. 7-11 сыйныф укучылары өчен галимнәр, инженерлар, космик тармак белгечләре һәм фәнне популярлаштыручылар катнашында лекцияләр һәм мастер-класслар оештырылачак. Һәр мини-фестивальдә кимендә 120 укучы катнашачак.

Проект кысаларында педагогик юнәлешкә аерым игътибар биреләчәк. Чаралар барышында астрономия һәм космик белем бирүне үстерү, методик практикалар алмашу һәм космонавтика һәм астрономия буенча өстәмә белем бирү түгәрәкләре оештыру белән кызыксынган педагогларның һөнәри бергәлеген формалаштыру планлаштырыла.

Ачыкланган белем бирү ихтыяҗлары нигезендә астрономия, космонавтика, укыту-тикшеренү һәм проект эшчәнлеге, инженер-техник иҗат өлкәсендә өстәмә, гомуми белем (дәрес вакытында һәм дәрестән тыш эшчәнлек кысаларында) программаларын гамәлгә ашыручы педагоглар өчен квалификация күтәрү курсын булдыру күз алдында тотыла.

2027 елның апрелендә Казанда үткәреләчәк «Татарстан – космос траекториясе» йомгаклау фестивале проектның төглләнү өлеше булачак. Фестивальдә фәнни-популяр лекцияләр, тематик мастер-класслар, космонавт, галим һәм космик тармак белгечләре белән очрашулар, шулай ук проектта катнашучы шәһәрләрнең педагоглары һәм мәгариф оешмалары вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл үткәреләчәк.

Аерым педагогик программага чыгышлар, педагоглар өчен түгәрәк өстәлләр һәм мастер-класслар, мәктәп космонавтика музейларын үстерү перспективалары турында фикер алышу һәм квалификация күтәрү курсы концепциясе тәкъдим ителәчәк.

Проект инженер-космик белем бирүне инновацион үстерү буенча сынау проектын Татарстан Республикасында алга таба җәелдерү өчен әзерлек нигезе буларак карала, шул исәптән Россия мәгариф академиясе, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, мәгариф оешмалары һәм фәнни-космик тармак вәкилләре белән хезмәттәшлек кысаларында.

Кызыксыну белдергән мәктәпләргә «Мы верим в космос» фәнни-агарту проекты» автоном коммерцияле булмаган оешманың генераль директоры Панина Татьяна Владимировна белән элемтәгә керергә кирәк: +7926 389 78 39 ptv.trek@gmail.com

Мәктәпләр өчен чек-бит