
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты 2026 елга дәүләт йөкләмәсе, Россия мәгариф академиясе инновацион мәйданчыгы эшчәнлеге кысаларында «Һөнәри камилләштерү стратегияләрен проектлау нигезендә педагогик һәм җитәкче кадрлар остазлыгының региональ системасын үстерү» проекты буенча 2026 елның 22-29 октябрендә «Мәгарифтә остазлык: заманча теория һәм инновацион практика «VIII Россиякүләм фәнни-гамәли конференциясен үткәрә.
Конференциянең төп максаты – фәнни һәм гамәли мәгълүмат алмашу, конференциянең өстенлекле юнәлешләре кысаларында алдынгы педагогик тәҗрибәне гомумиләштерү.
Конференциядә катнашуга мәгариф белән идарә итү органнары вәкилләре, мәгариф оешмалары җитәкчеләре һәм педагоглары, шул исәптән балаларга өстәмә белем бирү системасында, урта һәм югары һөнәри белем бирү системасында эшләүчеләр; Россия Федерациясе субъектларыннан галимнәр һәм белгечләр; студентлар һәм аспирантлар чакырыла.
Конференция турындагы мәгълүмат белән тулырак түбәндәге сылтама буенча танышырга була: http://www.irort.ru/ru/node/9785


