• Русский
  • Татарча

ТР Мәгарифне үстерү институтының масштаблы Стратегик сессиясе

ТР Мәгарифне үстерү институтының масштаблы Стратегик сессиясе

2026 елның 25-28 августында «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесе «Мәгариф өлкәсендә дәүләт сәясәте нигезендә төп белем бирү программасын яңарту аспектлары» темасына стратегик сессия үткәрә.

Чара Мәгарифне үстерүнең төп векторлары турында фикер алышу, иң яхшы практикалар белән уртаклашу һәм нәтиҗәле коммуникацияләр төзү максатыннан республика педагогларын, җитәкчеләрен һәм методистларын берләштерәчәк.

Инде иртәгә, 25 августта, ачылыш булачак!

Беренче көн программасы өч тематик трекка бүленгән. Үзегезнең эшчәнлек өлкәсенә туры килә торган юнәлешне сайлагыз:

1 нче трек. «Мәктәп имиджын формалаштыру стратегияләре»

Формат: оффлайн, вакыты 10:00 – 13:00, урыны: Казан шәһәре, Социалистик ур., 5 (актлар залы)

Кем өчен: чакырылган мәгариф оешмалары директорлары, «ДиректориУм» проектында катнашучылар.

Нәрсә турында: директорның үсеш ресурсы буларак шәхси бренды, мәктәпне медиада таныту һәм контент булдыру өчен инструментларны практик куллану. Программада — медиастратегия эшләү буенча стратегик практикум.

Чыгышларның җентекле программасы һәм тоташу өчен сылтама

2 нче трек. «Бала иминлеге архитектурасы: гаилә, мәктәп һәм өстәмә белем бирү системасы арасында җөйсез маршрут төзү»

Формат: онлайн, вакыты: 10:00 – 11:30
Кем өчен: класс җитәкчеләре, педагог-психологлар, мәгариф оешмалары директор урынбасарлары, мәгариф белән идарә итүнең муниципаль органнары методистлары.

Нәрсә турында: инклюзив белем бирүнең заманча стратегияләре, сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларны социализацияләү инструментлары, шулай ук гаилә белән мәктәпнең нәтиҗәле психологик-педагогик хезмәттәшлеген оештыру.

Чыгышларның җентекле программасы һәм тоташу өчен сылтама

3 нче трек. «Башлангыч гомуми белем»

Формат: онлайн; вакыты: 11:00 – 12:30

Кем өчен: Татарстан Республикасының башлангыч сыйныф укытучылары, мәгариф оешмалары директор урынбасарлары, башлангыч белем бирүне күзәтүче методистлар.

Нәрсә турында: яңа уку елына иң мөһим һәм актуаль, миграция тарихы булган балалар белән эшләү, «Эмоциональ белем» региональ проекты һәм гаилә проект эшчәнлеге мөмкинлекләре.

Чыгышларның җентекле программасы һәм тоташу өчен сылтама