• Русский
  • Татарча

«Минем ил - минем Россия»

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының тәрбия, өстәмә белем бирү һәм балалар ялы өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты 2019-2020 елларда Россия территорияләрен социаль-икътисадый үстерүгә юнәлтелгән яшьләр авторлык проектларының һәм мәгариф өлкәсендәге проектларның "Минем ил - минем Россия" XVII Бөтенроссия конкурсын уздыру турында хәбәр итә.

Конкурсны оештыручылар булып «Россия - мөмкинлекләр иле» АНО, «Россия мәгариф академиясе» ФДБУ, Россия Мәгариф министрлыгы ярдәме булән эшләп килгән ««Минем ил» мәгариф һәм социаль-икътисадый программалар һәм проектларны үстерү фәнни-методик үзәге», Россия Мәгърифәт министрлыгы, Фән, мәгариф һәм мәдәният буенча Федерация Советы Комитеты, Роспатент, «Знание» Россия җәмгыяте һәм «Яшьләр социаль-икътисадый инициативалары» ОСОО тора.

Конкурс 2003 елдан башлап Россия төбәкләрен, шәһәрләрен һәм авылларын үстерүдә катнашуга яшьләрне җәлеп итү максаты белән уздырыла. 2019 елдан Конкурс "Россия - мөмкинлекләр иле" президент платформасы проектлары составына керә.

Конкурс номинацияләре исемлеге Россия территорияләрен социаль-икътисадый үстерү мәсьәләләренең бөтен спектрын, шул исәптән мәгарифне, социаль өлкәне, инновацияләрне, ТКХны, кече бизнесны, авыл хуҗалыгын һәм башкаларны да үз эченә ала.

Конкурста катнашуга 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге затлар чакырыла. "Минем педагогик инициатива" номинациясендә яшь ягыннан чикләүләр юк.

Конкурста катнашуга гаризалар 2019 елның 1 декабреннән 2020 елның 24 февраленә кадәр кабул ителә.

Сезнең төбәкнең белем бирү оешмаларына Конкурс үткәрү турында хәбәр итүегезне, шулай ук булган мәгълүмати ресурсларда Конкурс турында мәгълүмат урнаштыруыгызны сорыйбыз.

Конкурс турында нигезләмә www.moyastrana.ru сайтында урнаштырылган.