• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Координация советы эшчәнлеге кысаларында семинарлар циклы

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Координация советы эшчәнлеге кысаларында семинарлар циклы

2026 елның 26 августыннан 28 августына кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты стратегик сессия ярдәмендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Координацион советы эшчәнлеге кысаларында уку нәтиҗәләре түбән булган педагогик коллективлар һәм гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм уңайсыз социаль шартларда эшләүче гомуми белем бирү оешмалары өчен онлайн форматында семинарлар циклы үткәрде.

Семинарлар үткәрүнең максаты  – уку нәтиҗәләре түбән булган педагогик коллективларга адреслы методик ярдәм күрсәтү.

Семинарлар кысаларында мондый мәсьәләләр каралды:

  1. Россиякүләм тикшерү эше һәм Дәүләт гомуми аттестациясенә әзерлек кысаларында «Математика», «Физика», «Рус теле», «Әдәбият», «Информатика», «Тарих», «Җәмгыять белеме», «География», «Биология», «Химия», «Чит тел» укыту фәннәрен һәм башлангыч мәктәп фәннәрен укыту үзенчәлекләре.
  2. Уку предметлары буенча белемнәрне тирәнәйтү өчен ЯКласс платформасының мөмкинлекләре.
  3. Россиякүләм тикшерү эше, Дәүләт гомуми аттестациясе һәм Бердәм дәүләт имтиханы биремнәрен үтәүдә типик кыенлыклар.

Укыту нәтиҗәләре түбән булган педагогик коллективлар җитәкчеләре өчен түбәндәге мәсьәләләр каралды:

  1. Укучыларның белем алу сыйфатын Россиякүләм тикшерү эше формасында тышкы бәяләү процедурасы.
  2. Белем бирү сыйфатының илкүләм чагыштырма тикшеренү рәвешендә укучыларның белем алу сыйфатын тышкы бәяләү процедурасы
  3. Белем бирү сыйфаты юнәлешендә эш. Россиякүләм тикшерү эше һәм Дәүләт гомуми аттестациясенә нәтиҗәләрен анализлау.

Семинарларда катнашучыларга заманча укыту-методик комплектлар һәм цифрлы белем бирү ресурслары тәкъдим ителде.

Фотогалерея: