• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Координация советы эшчәнлеге кысаларында «Мәктәп эшчәнлеген норматив-хокукый яктан тәэмин итү: норматив база, кадрлар белән эшләү» Республика семинары

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Координация советы эшчәнлеге кысаларында  «Мәктәп эшчәнлеген норматив-хокукый яктан тәэмин итү: норматив база, кадрлар белән эшләү» Республика семинары

2026 елның 28 августында «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесе Татарстан Республикасы Спас муниципаль районының 2 нче Болгар урта гомуми белем мәктәбе базасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Координация советы эшчәнлеге кысаларында «Мәктәп эшчәнлеген норматив-хокукый тәэмин итү: норматив база, кадрлар белән эшләү» гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм җитәкче урынбасарлары өчен республика семинары үткәрде.

Семинарның төп максаты – уку нәтиҗәләре түбән булган гомуми белем бирү оешмаларына һәм уңайсыз социаль шартларда эшләүче гомуми белем бирү оешмаларына адреслы методик ярдәм күрсәтү.

Семинар ачык диалог мәйданчыгына әверелде, анда катнашучылар хәзерге моментлар турында фикер алыша, хокукый киңлек кысаларында туган сорауларга җавап ала алды.

Учреждениенең локаль-хокукый актларын булдыруга, мәктәп документларын алып баруга һәм педагогик хезмәткәрләр белән эшләү буенча хокукый мәсьәләләргә аерым игътибар бирелде.

Катнашучылар семинар ахырында мондый чараларның мәгариф оешмасы җитәкчесенең һөнәри үсеше өчен бәяләп бетергесез ресурс булуына ышаныч белдерделәр.

Фотогалерея: