• Русский
  • Татарча

Рус теле буенча республика семинары

2020 елның 21 гыйнварында рус теле укытучылары өчен «Рус теленнән олимпиада биремнәре спецификасы һәм россиякүләм олимпиаданың төбәк этабына әзерлек үзенчәлекләре» семинары узачак, аның кысаларында тел белеме бүлекләре нигезендә олимпиада биремнәре классификациясе; олимпиада эшләрен тикшерү һәм бәяләү системасы һәм башка актуаль мәсьәләләр каралачак.

Семинарны ДЙАнең рус теле буенча фән комиссиясе экспертлары Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының социаль-гуманитар дисциплиналар кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты А.В. Михеев, доцент, филология фәннәре кандидаты Д.Р. Копосов үткәрәләр.

Семинар түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһ., Зур Кызыл ур., 68 йорт (актлар залы). Үткәрү вакыты: 13.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, катнашучыларны теркәү вакыты - 12.30 сәгатьтән соң.

Катнашу өчен https://forms.gle/g1zyWaLcNtkEC28d8 сылтамасы буенча 2020 елның 20 гыйнварына кадәр теркәлергә кирәк.

Куратор - социаль-гуманитар дисциплиналар кафедрасының өлкән укытучысы Кондратьева Наталья Борисовна; телефоннар: 8(843) 238-02-24, 8-9050-23-73-52.