• Русский
  • Татарча

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы 2026 елда «Өстәмә белем буенча яңа педагогыбыз» конкурсы буенча сайлап алу игълан итә

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы 2026 елда «Өстәмә белем буенча яңа педагогыбыз» конкурсы буенча сайлап алу игълан итә

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы яшь педагогларга ярдәм итүгә һәм балаларга өстәмә белем бирү системасында заманча методикалар һәм уникаль педагогик практикалар булдыруны стимуллаштыруга юнәлдерелгән «Өстәмә белем буенча яңа педагогыбыз» конкурсы буенча сайлап алу үткәрә.

Конкурста сайлап алуда катнашуга гаризалар 2026 елның 7 сентябреннән 13 сентябренә кадәр кабул ителәчәк. Гаризаларны карау, тестлар һәм һөнәри-психологик әңгәмәләр 14-25 сентябрьдә булачак. Конкурс нәтиҗәләре 2026 елның 2 октябренә кадәр Министрлыкның рәсми сайтында расланачак һәм урнаштырылачак. Сайлап алуда җиңүчеләр белән килешүләр 2026 елның 2-31 октябрендә төзеләчәк.

Конкурста катнашуга муниципаль өстәмә белем бирү оешмаларының «өстәмә белем педагогы» яисә «укытучы» вазифаларын биләүче педагогик хезмәткәрләре чакырыла. Дәгъва кылучыларга карата төп таләпләр: 35 яшькә кадәр, белгечлек буенча педагогик эшчәнлек стажы биш елдан артык түгел, төп эш урыны буенча кимендә бер тариф ставкасы күләмендә эш.

Гаризаларны бәяләү конкурс комиссиясе тарафыннан балалар иҗтимагый берләшмәләрендә укучылар контингентының сакланышын, төрле дәрәҗәдәге конкурс чараларында укучыларның һәм педагогның казанышлары булуны, балалар иҗтимагый берләшмәләрен үстерүдә катнашуны, мәгариф өлкәсендә чаралар оештыруны, шулай ук норматив-хокукый, укыту-методик һәм предмет белемнәре буенча тест нәтиҗәләрен кертеп, берничә критерий буенча гамәлгә ашырыла.

Конкурста сайлап алуда җиңүчеләргә Татарстан Республикасы бюджетыннан 90 000 сум күләмендә түләү бирелә. Акча ике өлешкә бүленә: килешү төзелгәннән соң 10 эш көне эчендә 40 000 сум һәм 2027 елның 31 маеннан да соңга калмыйча 50 000 сум.

Гаризаларны кабул итү һәм теркәү буенча оператор булып «Республика мәктәптән тыш эш үзәге» дәүләт бюджет өстәмә белем бирү учреждениесе тора. Конкурс, дәгъва кылучыларга карата таләпләр һәм документлар формалары турында тулырак мәгълүмат Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган: https://mon.tatarstan.ru.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте материаллары буенча