• Русский
  • Татарча

"Хәзерге заман мәгариф менеджменты" юнәлеше буенча Татарстан Республикасы мәгариф оешмалары җитәкчеләрен укыту

2019 елның 1 октябреннән алып 14 декабрьгә кадәр "Хәзерге заман мәгариф менеджменты" дип исемләнгән өстәмә һөнәри белемне күтәрү һөнәри мәгариф программасы буенча Татарстан Республикасы мәгариф оешмалары җитәкчеләре өчен укыту оештырылды (куратор - мәгариф белән идарә итү теориясе һәм практикасы кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Смирнов И.А.)

Программа күләме: 300 сәгать.

Программаны гамәлгә ашыру кысаларында мәгариф менеджментының түбәндәге актуаль сораулары каралды:

  • менеджментның гомуми теориясе,
  • мәгарифтә стратегик менеджментның гамәли аспектлары,
  • мәгариф белән һәм белем бирү оешмасы белән идарә итү теориясе һәм технологияләре,
  • белем бирү процессы белән идарә итү практикасы,
  • мәгариф учреждениесе җитәкчесенең һөнәри компетентлыгы һ.б.

Күп кенә практик дәресләр танылган мәктәп базаларында, шул исәптән Казан шәһәре Идел буе районының 78 нче номерлы "Фарватер" лицеенда үткәрелде.

Укулар Дәүләт һомгаклау аттестациясе белән тәмамланды. Дәүләт йомгаклау комиссиясе әгъзалары тыңлаучыларның әзерлек дәрәҗәсе югары булуын билгеләп үттеләр.

Фотогалерея