• Русский
  • Татарча

ТР башкаласында яңа Укытучы йорты ачылды

ТР башкаласында яңа Укытучы йорты ачылды

Казанда Подлужная урамы, 49а йортында яңа Укытучы йорты ачылды. Ул педагогларның һәм мәгариф өлкәсендәге идарәчеләренең һөнәри үсешен бер урында берләштергән Россиядәге беренче мәйданчык булды. Бүген биредә «Казан: талантлар үстерә торган шәһәр» дигән түгәрәк өстәл булды. Казан мэры Илсур Метшин формаль булмаган шартларда педагогик вузлар студентлары, яшь белгечләр, мәктәп директорлары, һөнәри конкурслар лауреатлары һәм тармак ветераннары белән очрашты.

«Укытучылар берләшмәсе, мәгариф идарәсе, директорлар корпусы белән бергә Укытучылар йортын ачуыбызга бик шатмын. Заманча, лаеклы, уку, профессиональ аралашу, иҗат һәм ял өчен мөмкинлекләргә ия иң яхшы практикалар белән уртаклаша алырлык креатив пространство булдыру теләгебез бар иде», – дип ассызыклады Казан мэры Илсур Метшин.

Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, укытучы – ул сәләтләренә карамастан, һәр балага аерым мөнәсәбәт таләп итә торган югары миссия. «Без талантларны мәктәпләрдә генә түгел, ә аннан тыш та үстерү мөмкинлеге булсын өчен кулдан килгәнчә барысын да эшлибез. Өстәмә белем алуга игътибар итәргә тырышабыз, яшүсмерләр клублары, секцияләр, музыка һәм сәнгать мәктәпләре, төрле театр түгәрәкләре якын арада булсын. Һәм боларның барысы да нәтиҗә бирә. Сезнең хезмәтегез, талантыгыз нәтиҗәсендә без күп күрсәткечләр буенча илдә лидер булып торабыз», – диде шәһәр башлыгы.

Укытучылар йортында эшне дүрт төп юнәлеш буенча алып бару планлаштырыла: Лидерлык үзәге, Педагогик остаханә, R&D-үзәк, HR-үзәк. Мондый үзәк Россиядә бердәнбер булып тора.

Лидерлык үзәге мәгариф оешмалары җитәкчеләре белән эшләячәк: директорларга идарә итүнең заманча алымнарын үзләштерергә, тотрыклы идарә практикаларын формалаштырырга һәм кадрлар резервын үстерергә ярдәм итәчәк.

Педагогика өлкәсендә тикшеренүләр үзәге Казан Мәгариф идарәсе һәм КФУның педагогика һәм психология институты белән берлектә эшләячәк. Биредә заманча белем бирү технологияләренең нәтиҗәлелеген гамәлгә кертү һәм бәяләү, иң яхшы педагогик практикаларны туплау һәм аларны киңәйтү планлаштырыла.

Педагогик остаханә педагогик юнәлештәге студентлар һәм өлкән сыйныф укучылары өчен мәйданчык булачак, һөнәрен сайларга җыенучылар белән эшләячәк.

HR-үзәк Казанның педагогик кадрларын җәлеп итү, тәэмин итү һәм үстерүнең заманча системасын булдыру белән шөгыльләнәчәк.

Яңа Укытучы йорты 950 кв. метр мәйданлы ике катлы бинада урнашкан. Биредә 140 урынлык конференц-зал, стратегик сессияләр, мастер-класслар һәм проект эшләре өчен трансформалаштырыла торган 70 урынлык зал, 19 урынлык конференц-зал һәм белем бирү контенты, подкастлар һәм онлайн-курслар булдыру өчен медиастудия каралган. Пространство заманча мультимедиа җиһазлары, шул исәптән интерактив панельләр, LED-экраннар, тавыш, яктылык һәм видеоконференцэлемтә системалары белән җиһазландырылган.

Яңа пространство Казанның яшь педагоглары ассоциациясе өчен нигез булачак. Берләшмәнең җитәкчесе Эльвира Матыгуллина әйтүенчә, элек укытучыларга төрле мәктәпләргә күчеп йөреп «кунакта» очрашулар үткәрергә туры килгән.

«Без еш кына укытучыларның мәктәптә яшәве турында шаяртырга яратабыз. Менә хәзер безнең үз йортыбыз – Укытучы йорты бар. Бу бина диварлар һәм заманча кабинетлар гына түгел, ул хезмәтебезгә хөрмәт һәм Казан мәгарифенә, аның киләчәгенә ышаныч символы. Яшь педагоглар өчен, ниһаять, без чаралар үткәрә, кызыклы спикерлар чакыра һәм рәсми чаралар оештырудан тыш, монда формаль булмаган бергәлек тә төзи алабыз», – диде Эльвира Матыгуллина.

Быел һөнәри конкурсларның Россиякүләм этапларына Казаннан 11 педагог барачак – бу рекордлы сан. Катнашучыларның берсе – 78 нче балалар бакчасы тәрбиячесе, «Ел тәрбиячесе-2026» конкурсының республика этабында җиңүче Елена Бербина.

«Шәһәребезнең нәкъ менә тәрбияче һөнәре аша тәкъдим ителүенә мин бик шат. Тәрбияче – ул иң башлангыч һөнәр. Игълан ителгән Мәктәпкәчә белем бирү елы – безнең мәктәпкәчә яшьтәге балалар дөньясында зур эш һәм зур вакыйга», – дип билгеләде Елена Бербина.

Моннан тыш, ул «Һөнәрләр осталыгы» Бөтенроссия проектында катнашты, аның кысаларында документаль фильм төшерелә. Казан тәрбиячесе катнашында видеосюжет төшерүләр шәһәрдә ике көн дәвамында бара.

«Мин әле дә тәэсир белән яшим, чөнки без ике көн төшердек. Команда Мәскәүдән килде, һәм беренче чиратта алар шәһәребезгә сокландылар. Аларга безнең архитектура бик ошады, һәр нәрсәгә югары бәя бирделәр. Хәтта без төшергән вакытта, режиссер миннән берничә тапкыр кабатлап сорады: «Бу чыннан да дәүләт балалар бакчасымы?». Ул мондый дәрәҗәне күрермен дип көтмәгән, мөгаен. Режиссер Шанхайда яши, ул да  бик гаҗәпләнде», – дип фикерләре белән уртаклашты педагог.

Ул шулай ук педагогларга ярдәмнәре һәм һөнәри үсеш мөмкинлекләре өчен шәһәр идарәчеләренә рәхмәт белдерде.

Очрашуда яшь белгечләрдән тыш, танылган педагогика осталары да катнашты. Алар арасында Татарстан Республикасының халык укытучысы, Россия Федерациясенең атказанган укытучысы Юрий Лазарев бар иде. Ул билгеләп үткәнчә, Укытучы йорты Казанның профессиональ инфраструктурасында мөһим булган бушлыкны тутырырга тиеш. «Безгә конкурсларга әзерләнгән елларда буш урын җитми иде.  Лицей, әлбәттә, бик яхшы урын, әмма анда уку процессы бара, һәм очрашу яки кисешү һәрвакытта да уңайлы түгел, – дип уйлары белән уртаклашты Юрий Лазарев. – Бу мәйданчык өчен рәхмәт. Мәктәптә эшләргә калган кешеләр –  бик сәләтле, һөнәренә тугры затлар. Без эшне дәвам итәбез һәм, әлбәттә, яшьләргә профессионал булырга ярдәм итәргә әзер».

Тармак ветераны сүзләренә караганда, яңа үзәк тәҗрибә уртаклашу, конкурс материаллары әзерләү һәм профессиональ бергәлек формалаштыру өчен идеаль база булачак.

Ялдан синергиягә: яңа пространство философиясе

Подлужная урамындагы яңа Укытучы йорты мәдәни мирас объекты булып тора. Аны торгызу 2024 елда Казан мэры Илсур Метшин инициативасы белән башланды. Яңа пространство булдыру кирәклеге, шулай ук, мәгариф хезмәткәрләренең элеккеге йортына йөкләнеш арту белән бәйле иде. Ул Бауман урамы, 62/9 йортының икенче катында урнашкан, әмма мәйданы заманча бурычларга туры килми башлаган. Соңгы өч елда чаралар саны биш тапкырга диярлек арткан – елына 30 дан 150 гә кадәр, ә анда катнашучылар саны 9 мең кешегә җиткән.

Укытучылар йорты Казанның бөтен мәгариф системасы – укытучылар, балалар бакчалары тәрбиячеләре, өстәмә белем бирү педагоглары, мәгариф оешмалары җитәкчеләре һәм педагогик хезмәт ветераннары өчен киңлек буларак эшләнде. Планда – кызыксыну буенча клублар эшләтеп җибәрү: театр студияләре һәм вокаль ансамбльләрдән алып шахмат секцияләренә һәм интеллектуаль дискуссия мәйданчыкларына кадәр.

«Безнең Укытучылар йорты 1920 елларда ук салынган традицияләргә таяна, ул вакытта мондый учреждениеләр  Россия күләмендә ачыла башлаган. Казанда беренче Укытучы йорты да шул чорда барлыкка килә – башта ул Профсоюз урамында урнаша, аннары Бауман урамына күчә. Озак еллар аның эше күбесенчә ял итү характерында булды», – дип сөйләде Укытучылар йорты директоры Альберт Әхмәтов.

Киләчәктә Укытучылар йортында шәһәр методик берләшмәләре, педагогик советлар утырышлары, һөнәри яктан талчыгуны профилактикалау буенча психологик тренинглар һәм Россиякүләм дәрәҗәсендәге һөнәри конкурсларда җиңүчеләрдән мастер-класслар үткәрергә планлаштыралар.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәге материаллары буенча