• Русский
  • Татарча

Укытучылар һәм мәгариф оешмалары җитәкчеләре игътибарына!

Укытучылар һәм мәгариф оешмалары җитәкчеләре игътибарына!

Хөрмәтле коллегалар!

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы «Укытучы эшендә ясалма интеллект» квалификация күтәрүнең өстәмә һөнәри программасы буенча укыту башлану турында хәбәр итә.

2026 елда Татарстан Республикасының 8 000 нән артык педагогы әлеге программа буенча белем алачак. Сезне кичектермәскә һәм бу мөһим һәм актуаль процесста беренчеләрдән булырга чакырабыз!

Программа гомуми белем бирү оешмалары укытучылары һәм гомуми белем бирү дисциплиналарын укытучы урта һөнәри белем укытучылары өчен каралган. Программаның күләме — 36 сәгать. Программа «Яндексның белем бирү технологияләре» өстәмә һөнәри белем бирү автоном коммерцияле булмаган оешма тарафыннан «Дәүләт мәгариф университеты»  югары һөнәри белем бирү ФДАББУ белән берлектә эшләнгән. Максат — педагогик практикада ясалма интеллект технологияләрен куллану өлкәсендә тыңлаучыларның һөнәри компетенцияләрен камилләштерү, шулай ук гомуми белем бирүне цифрлаштыру шартларында укытучының ролен трансформацияләүгә карата кыйммәт-мәгънә карашларын ныгыту. Уку формасы — читтән торып уку, дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып.

Уку графигы: «Яндекс Образование» һәм «Государственный университет просвещения» өстәмә һөнәри белем бирүнең цифрлы экосистемасы дәүләт мәгариф университетының «Цифровая экосистема ДПО» платформаларында укыту оештырылачак. 

  • 1 нче агым — 2026 елның 25 сентябреннән;
  • 2 нче агым —2026 елның 9 октябреннән;
  • 3 нче агым — 2026 елның 23 октябреннән.

Педагогик хезмәткәрләрне укытуга теркәлү мөстәкыйль рәвештә алып барыла. Гаризалар кабул итү ачык.

Теркәлү өчен сылтама: https://www.gosuslugi.ru/landing/dpo_ai_teacher

Заманча мәгарифнең иң кирәкле өлкәләренең берсендә квалификациягезне күтәрү мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз. Беренчеләрдән булыгыз!