• Русский
  • Татарча

«Киләчәк укытучысы» проекты

Бергәләп эшли белгән һәм үз эшләрендә заманча тәҗрибәләр кулланырга әзер укытучылар командаларына ярдәм итү һәм аларны таныту буенча бөтенроссия конкурсы.

Конкурста чикләүләр юк: анда тәҗрибәле педагоглар да, стажлары зур булмаучылар да катнаша ала. Командаларга берләшергә һәм конкурс сынауларын башлангыч сыйныфлар, мәктәпләр, лицейлар, гимназияләр укытучылары, шул исәптән махсуслашкан, шулай ук тәрбия хезмәте педагоглары да үтәргә мөмкин.

Катнашучыларга атна дщвамында барган төбәк ярымфиналларын һәм финалны, дистанцион тестны узарга кирәк булачак.

Дистанцион этапны уңышлы узган барлык конкурсантларны электрон китапханәләргә һәм вебинарларга керү мөмкинлеге, ә финалистларны һөнәри осталыкны камилләштерү программасы көтә. Җиңүче командаларга да остазлар буларак фәнне популярлаштыручылар, Россиянең әйдәп баручы мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре һәм методистлары беркетеләчәк.

Конкурс «Белем бирү» милли проектының «Һәркем өчен социаль лифтлар» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Мәгълүмат "Россия - мөмкинлекләр иле" сайтыннан алынды.