• Русский
  • Татарча

«Хәрби ветераннар һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар катнашында остазлык оештыру: норматив-хокукый, методик һәм этик аспектлар» программасы буенча уку тәмамланды

«Хәрби ветераннар һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар катнашында остазлык оештыру: норматив-хокукый, методик һәм этик аспектлар» программасы буенча уку тәмамланды

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән килешүне үтәү кысаларында 2026 елның 21 сентябреннән 1 октябренә кадәр асоциаль тәртипне тәрбияләү һәм профилактикалау лабораториясе (кураторы – Шәехов М.Р.) мәктәп директорларының тәрбия эше буенча урынбасарлары өчен «Хәрби ветераннар һәм МХОда катнашучылар катнашында остазлык оештыру: норматив-хокукый, методик һәм этик аспектлар» квалификация күтәрү өстәмә һөнәри белем бирү программасы буенча укулар үткәрелде.

Дәресләр вакытында хәрби ветераннар һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларны мәгариф оешмасында укучыларны патриотик тәрбияләүгә җәлеп итүнең төрле аспектлары турында фикер алыштылар. Лекторлар сыйфатында «Россиянең балалар-яшүсмерләр үзәге») ФДБУ уку үзәге методисты, педагогика фәннәре кандидаты Шибанова Наталия Михайловна; «ВОИН» үзәгенең Татарстан Республикасындагы филиалының тактик әзерлек буенча инструкторы, Иҗтимагый советның Патриотик тәрбия, шьләр һәм ветераннар эшләре буенча комиссия рәисе Мөхәммәтҗанов Әнвәр Рәис улы чакырылган иде; Казан шәһәренең «Простор» балалар һәм яшүсмерләр туризмы һәм экскурсияләр йорты» өстәмә белем бирү педагогы Зябова Зоя Николаевна, шулай ук берничә мәктәп музее җитәкчеләре чакырылган иде.

Турыдан-туры уку кысаларында тыңлаучылар «Советлар Союзы Герое Б.К. Кузнецов исем. Казан кадет интернат-мәктәбе», шулай ук «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Татарстан Республикасы буенча филиалында булдылар һәм сугыш хәрәкәтләре ветераннарына һәм МХОда катнашучыларга ярдәм итү өлкәсендә аларның мөмкинлекләрен белделәр.

Программаны тыңлаучылар укулар буенча уңай бәяләмәләр калдырдылар һәм үзара хезмәттәшлекне дәвам итәргә теләк белдерделәр.

Фотогалерея: