
ХӨРМӘТЛЕ КОЛЛЕГАЛАР!
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының «Актуаль педагогика» фәнни-популяр журналы редакциясе Татарстан Республикасында югары педагогик белем бирүнең 150 еллыгына багышланган татар һәм рус телләрендә тематик санның яңа чыгарылышын әзерли.
Журнал Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе тарафыннан теркәлгән вакытлы фәнни-популяр басма булып тора.
Мәгариф оешмаларына фәнни-популяр журналда «Заманча укытучы практикасында Казан педагогика мәктәбе мирасы» темасына мәкаләләрне бушлай бастырып чыгарырга тәкъдим итәбез.
Мәкаләләр 2026 елның 20 октябренә кадәр кабул ителә (шул көне дә кертеп).
Мәкаләләрне бастырып чыгаруга тәкъдим итү һәм мәкаләләрне бастырып чыгару турында карар кабул итү тәртибе
Урнаштырыла торган мәкаләләргә һәм аларны әзерләүгә карата таләпләр
Мәкаләләрне larissasham@yandex.ru электрон почтасына юлларга кирәк.


