• Русский
  • Татарча

Идарәче һәм педагогик кадрларның һөнәри компетенцияләрен үстерү

Идарәче һәм педагогик кадрларның һөнәри компетенцияләрен үстерү

2026 елның 6 һәм 7 октябренда Казан шәһәре Киров районының «Хәрби-патриотик белем бирү үзәге – Анатолий Иванович Чехов исемендәге 67 нче мәктәп» МБББУ һәм Яңа Савин районының «Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 143 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБББУ Казанда укучыларның белем нәтиҗәләре түбән булган мәктәпләр (ШНОР) өчен «Идарә итүче һәм педагогик кадрларның һөнәри компетенцияләрен үстерү» дии исемләнгән республика семинарлары үткәрелде. Әлеге семинарның максаты – белем нәтиҗәләре түбән булган мәктәпләр педагогларына һөнәри компетенцияләрен үстерүдә ярдәм күрсәтү, шулай ук катнашучылар тарафыннан үзләренең эмоциональ халәтләре белән уңышлы идарә итүнең һәм эмоциональ интеллект үсешенең гамәли методикаларын һәм технологияләрен үзләштерү.

Үткәрелгән чара нәтиҗәсендә мәктәп педагоглары үзләренең һөнәри компетенцияләрен алга таба үстерү юнәлешен үзләштерделәр, үзләренең һөнәри арсеналын яшь буынны укыту һәм тәрбияләүнең көндәлек практикасына яңа идеяләрне һәм алымнарны кертү өчен яңа инструментлар белән баеттылар.

Фотогалерея: