• Русский
  • Татарча

ПедагогОстазЕлы

Undefined

«Беренче укытучы» Бөтенроссия конкурсы

2023 елның 28 сентябрендә «Беренче укытучы» Бөтенроссия конкурсының финалы тантаналы рәвештә ачылды. Конкурс РФ Мәгариф министрлыгы тарафыннан беренче тапкыр үткәрелә.
Конкурсның көндезге сынаулары 29 сентябрьдән 3 октябрьгә кадәр Мәскәү шәһәрендә уза. Беренче тур – ачык дәрес. Финалга чыгучыларның барысы да ике көн дәвамында мәктәпләрнең берсендә фән буенча дәресләр үткәрә.

Рус музее белән ачык лекцияләр циклы

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында 2020-2024 елларга Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында «Сәнгать» предмет өлкәсе педагоглары өчен Рус дәүләт музее белән ачык лекцияләр циклы дәвам итте.
2023 елның 29 сентябрендә институт стеналарында онлайн режимда педагогларның Рус музееның «Россия музей педагогикасы һәм иҗади инициативалар үзәге» хезмәте башлыгы, профессор, педагогика фәннәре докторы Борис Андреевич Столяров белән очрашуы узды.

«Функциональ грамоталылыкны формалаштыру процессында предметара хезмәттәшлекне оештыру» семинары

2023 елның 4 октябрендә 14.00 сәгатьтә функциональ грамоталылыкны формалаштыру процессында предметара хезмәттәшлекне оештыру мәсьәләләре буенча республика семинары (вебинар) оештырылачак.

Чара Яндекс.Телемост платформасында узачак.

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләре «IX Мәхмүтов укулары: ХХІ гасыр мәгариф трансформацияләре чорында һөнәри белем һәм остазлык» Халыкара фәнни-гамәли конференциясендә катнаштылар.

26 һәм 27 сентябрьдә КФУның Алабуга институтында катнаш форматта «IX Мәхмүтов укулары: ХХІ гасыр мәгариф трансформацияләре чорында һөнәри белем һәм остазлык» халыкара фәнни-гамәли конференциясе узды.

«Сыйныф җитәкчесе сәгате» проекты кысаларында вебинар

2023 елның 27 сентябрендә «Белем бирү оешмалары педагог-психологларының гражданлык үзенчәлеген формалаштыру өлкәсендә һөнәри компетентлыгын арттыру, хәзерге балаларда, яшүсмерләрдә, яшьләрдә патриотизм хисләре һәм хокукка каршы булган гамәлләргә җәлеп итүне профилактикалау» темасына вебинар узды.

 

Ленинград өлкәсендә һәм Түбән Новгородта Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнары муниципаль берәмлекләре башкарма комитетларының мәгариф бүлекләре (идарәләре) җитәкчеләре урынбасарлары өчен стажировка

2023 елның 28 сентябрендә Ленинград өлкәсе һәм Түбән Новгород шәһәре белем бирү оешмалары базасында Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнары муниципаль берәмлекләре башкарма комитетларының мәгариф бүлекләре (идарәләре) җитәкчеләре урынбасарлары өчен өстәмә һөнәри квалификация күтәрү программасы модуле (стажировка форматында) тәмамланды.

«Цифрлы белем бирү мохитен формалаштыру һәм камилләштерү: цифрлы укытучы һәм заманча трендлар. Нейрочелтәрләр» семинары

2023 елның 28 сентябрендә «Цифрлы белем бирү мохитен формалаштыру һәм камилләштерү: цифрлы укытучы һәм заманча трендлар. Нейрочелтәрләр» республика семинары (вебинары) узды.

 

Өстәмә кабул итү кысаларында аспирантурага керү сынаулары уңышлы узды

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында 21 сентябрьдән 27 сентябрьгә кадәр өстәмә кабул итү кысаларында 5.8.1. Гомуми педагогика, педагогика һәм белем бирү тарихы фәнни белгечлеге буенча аспирантурага керү өчен уңышлы кереш сынаулары узды.

Имтиханнарны Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Л.Н. Ногманова рәислегендә комиссия кабул итте.

Әлмәт муниципаль районы мәгариф системасында идарә итүнең нәтиҗәле практикалары белән танышу

Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнары муниципаль берәмлекләре башкарма комитетларының мәгариф бүлекләре (идарәләре) җитәкчеләре өчен өстәмә һөнәри квалификация күтәрү программасы буенча укулар дәвам итә.

«Башлангыч мәктәп: уңыш сере» иң яхшы педагогик практикалар республика конкурсы нәтиҗәләре

Pages

Subscribe to RSS - ПедагогОстазЕлы