• Русский
  • Татарча

ПедагогОстазЕлы

Undefined

Россия Федерациясендә Педагог һәм остаз елына һәм Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган ачык лекцияләр циклы

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты һәм Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее Россия Федерациясендә Педагог һәм остаз елын, шулай ук Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елын үткәрү кысаларында «Сәнгать» фән өлкәсе педагоглары өчен мәдәни-белем бирү вакыйгалары циклын дәвам итәләр.

КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге лицее Татарстан Республикасы педагогларын чакыра

19 октябрьдә 10.00 сәгатьтә лицей каналында «КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге лицейның белем бирү киңлеге һәм аның чор контексты белән бәйләнеше» стажировкасы трансляцияләнәчәк.
Түбәндәге сылтама буенча кушылырга мөмкин: https://www.youtube.com/watch?v=08uJc4JpMYk

Татарстан Республикасында «Мәгариф флагманнары» конкурсы финалистларының исемнәре игълан ителде

Татарстан Республикасыннан килгән катнашучылар өчен «Мәгариф флагманнары» һөнәри конкурсының ярымфиналы тәмамланды, ул Казан шәһәренең «Адымнар - белем һәм татулыкка юл» полилингвал комплексы диварларында узды. Казанда Ярымфиналда дистанцион тест этабында иң яхшы нәтиҗәләрне күрсәткән ярымфиналистлар катнашты (республикадан дистанцион этапта 900ләп кеше катнашканын исегезгә төшерәбез).

«Педагогның иң яхшы шәхси сайты – 2023» республика конкурсы

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Педагогның иң яхшы шәхси сайты – 2023» республика конкурсы башлануы турында игълан итә.

Татарстан Республикасы гомуми белем оешмалары директорлары урынбасарларының квалификациясен күтәрү курсларын тәмамлау

Педагогика һәм белем бирү белән идарә итү кафедрасы «Белем бирү сыйфаты белән идарә итүнең актуаль мәсьәләләре: бәяләү, механизмнар, технологияләр» өстәмә һөнәри программасы буенча Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары директорлары урынбасарларын укытуны тәмамлады.

Татарстан Республикасында «Мәгариф флагманнары» һөнәри конкурсының ярымфиналы старт алды

«Мәгариф флагманнары» Россия Федерациясе белем бирү системасы өчен кадрлар резервы формалаштыру шартларын булдыру максаты беән эшләнгән проект.
Һөнәрдән өстен һәм һөнәри күнекмәләрне бәяләү нәтиҗәләре буенча төбәк ярымфиналына Татарстан Республикасыннан 29 педагог һәм идарәче чыкты.

Педагог һәм остаз елы: педагогларга фәнни-методик ярдәм. Дәүләт йомгаклау аттестациясе өчен бердәм дәүләт имтиханының контроль үлчәү материаллары эчтәлегенең актуаль мәсьәләләре һәм үсешенең төп юнәлешләре буенча вебинарлар

Федераль педагогик үлчәүләр институты Россия Федерациясе педагогларына фәнни-методик ярдәм күрсәтү максатларында укучыларны дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләүнең актуаль мәсьәләләре буенча вебинарлар циклы әзерләде.
Вебинарларның алып баручылары – төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәргәндә кулланыла торган контроль үлчәү материалларын эшләү буенча комиссияләр җитәкчеләре һәм әгъзалары.

«Орлята России» программасын гамәлгә ашыру буенча Бөтенроссия киңәшмәсе

2023 елның 12-15 октябрендә Мәскәүдә «Орлята России» программасының төбәк координаторлары һәм кураторларының зур Бөтенроссия киңәшмәсе уза.

Чарага 200дән артык катнашучы килде. Алар-төбәк башкарма хакимияте органнары, мәгарифне үстерү төбәк институтлары һәм «Орлята России». программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча «Балачак навигаторлары» проектының ресурс үзәкләре хезмәткәрләре.

Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре башкарма комитетларының мәгариф бүлекләре (идарәләре) җитәкчеләре өчен квалификация күтәрү курсларның тәмамлануы

2023 елның 6 сентябреннән 12 октябренә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Педагогика һәм белем бирү белән  идарә итү кафедрасы тарафыннан 80 сәгать күләмендә «Төбәк һәм федераль дәрәҗәләрдә идарә итү практикасы» өстәмә һөнәри программа буенча укулар оештырылды. Квалификация күтәрү программасын 44 тыңлаучы узды.

Башлангыч белем бирү буенча методистлар стажировкасы

2023 елның 9-13 октябрендә Санкт-Петербург шәһәрендә Санкт-Петербург Дипломнан соң педагогик белем бирү академиясе базасында Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнары муниципаль берәмлекләре башкарма комитетларының мәгариф бүлекләрене (идарәләренең) башлангыч белем бирү буенча методистлар төркеме стажировкасы узды.

Pages

Subscribe to RSS - ПедагогОстазЕлы