Казан укучылары информатика буенча IOI-202 Халыкара олимпиадада алтын медальләр яуладылар
Россия укучылар командасы Венгриядә информатика буенча 35 нче Халыкара олимпиадада катнашты. Барлык россия катнашучылары: Гимран Абдуллин (Казан шәһәренең 2 номерлы лицей-интернаты), Иван Пискарев (2086 нчы мәктәп, Мәскәү шәһәре), Валерий Родионов (Казан шәһәре КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге лицее), Антон Степанов (В.Ф. Овчинников исемендәге «Икенче мәктәп» лицее, Мәскәү шәһәре) алтын медальләр алдылар.












