|
Өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном белем бирү учреждениесе |
«Технология» фән өлкәсенең яңартылган эчтәлек модульле принцибын гамәлгә кертү/тәэмин итү/сынап карау программасы» федераль инновацион мәйданчыкның юл картасы чаралары кысаларында 2023 елның 1 мартында Татарстан Республикасы педагогик хезмәткәрләре өчен «Технология» фән өлкәсен укытуда модульле якын килүне гамәлгә ашыру: «Робототехника» һәм «3D модельләү, прототиплау, макетлау» семинар-практикумы узды.
2023 елның 27 февралендә 2023 елга дәүләт йөкләмәсе кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты һәм Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе «XXI гасыр мәгарифне үстерү тенденцияләре: ФДББС таләпләре нигезендә предмет, метапредмет, шәхси нәтиҗәләргә ирешү» IV Республика фәнни-гамәли конференциясен үткәрделәр.
«Белем» Россия җәмгыяте Педагог һәм остаз елына багышланган агарту чаралары циклын үткәрәчәк. Остазлыкка һәм педагогик осталыкка багышланган лекцияләр һәм дискуссияләр, күренекле кешеләр белән очрашулар узачак, алар анда остазларның уңышка ирешү юлындагы роле турында сөйләячәкләр. Чаралар Россия Мәгариф министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы Академиясе һәм Сыйныф җитәкчеләре форумы сыйныф җитәкчеләрен һәм кураторларны үзләренең педагогик тәҗрибәләре турында сөйләргә чакыра.
Иң кызыклы һәм перспектив тәҗрибәләр авторлары Сыйныф җитәкчелеге (кураторлык) өлкәсендә иң яхшы практикалар марафоны кысаларында 2023 елның март - апрель айларында чыгыш ясау өчен чакырылачак.