Аспирантурага беренче кереш сынаулары уңышлы тәмамланды
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында аспирантурага керү сынаулары тәмамланды.
11 сентябрьдә аспирантурага керүчеләр чит тел буенча соңгы кереш имтиханын тапшырдылар. Килүчеләр чит телне яхшы белү дәрәҗәсен күрсәттеләр.
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында аспирантурага керү өчен өч кереш сынавын тапшырырга кирәк иде: филсәфә, чит тел һәм 5.8.1.Гомуми педагогика, педагогика һәм белем бирү тарихы фәнни белгечлеге махсус дисциплина буенча имтихан.












