|
|
Өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном белем бирү учреждениесе |
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ата-аналар җәмәгатьчелеге, сыйныф җитәкчеләре һәм гомуми белем бирү оешмаларының башка белгечләре өчен «Ачык сыйныф» проекты кысаларында вебинарлар сериясен дәвам итә.
2023 елның 20 сентябрендә 15.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр «Хәзерге балалар укымыймы?» темасына вебинар узачак.
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан «Төбәк һәм федераль дәрәҗәдә методик хезмәт белән идарә итү системасы» өстәмә һөнәри квалификация күтәрү программасы гамәлгә ашырыла (80 сәгать). Билгеләнгән аудитория: муниципаль мәгариф идарәсе органнары җитәкчеләре урынбасарлары, муниципаль методик хезмәтләр җитәкчеләре.
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты уку залында матур әдәбият күргәзмәсе уза. Күргәзмәдә «Самокат» нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр өчен заманча авторларның китаплары; «Балалар һәм яшүсмерләр китабы» нәшрияты мәктәп программасының классик әдәбияты; рус һәм чит ил әдәбияты классикларының әсәрләре, «Магариф-Вакыт» нәшрияты татар язучыларының әсәрләре; «Русское слово» нәшриятының рус классиклары турында «Мәктәпкә ярдәм» сериясендәге китаплары тәкъдим ителде.
Педагог һәм остаз елында «Йөрәгемне балаларга бирәм» өстәмә белем бирү хезмәткәрләре арасында иң масштаблы һәм иң өлкән һөнәри конкурс үзенең 25 еллыгын билгеләп үтәчәк. Конкурсны Россия Мәгариф министрлыгы һәм Бөтенроссия мәгариф һөнәри берлеге оештыра, конкурс операторы – Бөтенроссия сәнгать иҗатын һәм гуманитар технологияләрне үстерү үзәге.
Россия мәктәпләре педагоглары һәм укучылары уку елы башыннан цифрлы белем бирү контенты китапханәсе материалларыннан 450 меңнән артык тапкыр файдаланган. Электрон белем бирү ресурсы үз эченә структуралы һәм верификацияләнгән контентны ала: аудио - һәм видео материаллар, текстлар, графика һәм мультимедия.
Бүген, 12 сентябрьдә, Зәй муниципаль районында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең мәгариф бүлекләре җитәкчеләренең стажировкасы узды.
Җитәкчеләр тәҗрибә уртаклаштылар һәм Зәй районының Ринат Фәрдиев исемендәге заманча яңартылган татар гимназиясендә мәгариф системасындагы нәтиҗәле эшчәнлек турында фикер алыштылар. Алар уку кабинетларында, хореография, технология кабинетында, остаханәләрдә, музейда булдылар һәм гимназия укучылары өчен булдырылган заманча шартларны югары бәяләделәр.