Инглиз теле укытучыларының республика семинары
2023 елның 2 февралендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты боерыгы нигезендә Лингва 143нче мәктәп базасында инглиз теле укытучылары өчен «Инглиз телен укытуның заманча алымнары: яңартылган ФДББС гамәлгә кертү контекстында актуаль мәсьәләләр, нәтиҗәле практикалар һәм укыту методикалары» республика семинары үткәрелде. Семинарда Казан шәһәренең һәм республика мәктәпләренең 100дән артык чит телләр укытучысы катнашты.












