2022 елның беренче яртыеллыгы өчен яңа китаплар күргәзмәсе
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты уку залында 2022 елның беренче яртыеллыгы өчен яңа китаплар күргәзмәсе уза. Мәктәпкәчә һәм өстәмә белем бирү өчен укыту-методик ярдәмлекләр һәм эшләнмәләр, логопедик дәресләр материаллары, «Учитель» нәшриятының методик әдәбияты, укучының белемен һәм мәгълүмати мәдәниятен формалаштыру буенча ярдәмлекләр тәкъдим ителгән.












