|
|
Өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном белем бирү учреждениесе |
2023 елның 26 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2022 елның 30 декабрендәге под-2345/22 номерлы боерыгы белән расланган 2023 елга дәүләт йөкләмәсе нигезендә Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы башлангыч гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы педагогик хезмәткәрләр өчен «Яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру һәм федераль төп гомуми белем бирү программаларын гамәлгә кертүгә әзерлек шартларында башлангыч мәктәптә заманча уку дәресе» темасына республика семинарын үткәрде.
2023 елның 26 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы «Башлангыч мәктәптә белем бирү сыйфатын арттыруның заманча инструментлары» семинарын үткәрде (чара кураторы: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы өлкән укытучысы Сәгъдиева Илсөя Тәлгать кызы).
2023 елның 26 апрелендә ТР Биектау муниципаль районының «Петушок» Биектау балалар бакчасы базасында мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү педагоглары өчен «Балаларны мәктәпкә әзерләгәндә уен эшчәнлеге» семинар-практикумы узды. Чарада Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасының өлкән укытучысы Сәгъдиева Илсөя Тәлгать кызы катнашты.
2023 елның 20 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы мәктәпкәчә гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы педагогик хезмәткәрләр өчен «Полилингваль мәктәпкәчә белем бирүне гамәлгә ашыруның нәтиҗәле практикалары» темасына республика семинары үткәрде (кураторы Н.Р. Мифтахетдинова). Чара ТР Биектау муниципаль районының «Байгыш» балалар бакчасы базасында узды.
Яшь журналистлар һәм алып баручыларның профессиональ, энергияле командасы ТНВ сигналы ирешелкән Татарстан һәм башка территорияләрнең теләсә кайсы кешесенә, җәмгыятьтә барган вакыйгаларга битараф булмаган кешеләргә үз фикерен белдерергә яки үзләрен нәрсә борчый, дип сорарга мөмкинлек бирәчәк. ТНВ экспертлары сыйфатында — бары тик иң хәбәрдар һәм компетентлы белгечләр генә.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Координация советының 2022/2023 уку елына эшчәнлеге планы нигезендә, 2023 елның 25 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү кафедрасы ТР Тукай муниципаль районы педагогик хезмәткәрләре өчен «Башлангыч мәктәптә уку предметларын укытуның эчтәлеген һәм методикаларын яңарту» темасына вебинар оештырды һәм үткәрде.
2023 елның 23 апрелендә «Байтик» сәламәтләндерү-белем бирү комплексында татар теле буенча X Халыкара олимпиаданың йомгаклау этабы узды.
Мәгарифне үстерү институтының Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы хезмәткәрләре Р.Р. Шәмсетдинова, Р. Ф. Фәттахова, Г. М. Шакирова һәм А. Р. Ваһапова олимпиада жюрисы составында эшлщделәр.
Туган тел көне һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне алдыннан 2023 елның 24 апрелендә Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының А.О. Әхманов исемендәге Алат төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында гомуми белем бирү оешмалары педагоглары өчен «Гомуми белем бирү системасында дәвамчанлыкны тәэмин итү буенча эшнең нәтиҗәле формалары» дигән семинар узды.