2021 елда Мәскәү халыкара мәгариф салонын үткәрү турында
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2018 елның 27 августындагы 1764-р номерлы боерыгы нигезендә ел саен Мәскәү халыкара мәгариф салоны (алга таба – Салон, МХМС) үткәрелә. 2021 елда Салон сигезенче тапкыр үткәреләчәк. Ул 2021 елның 6 октябреннән 8 октябренә кадәр гибрид форматта (онлайн + офлайн) Мәскәүдә, «Крокус Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге территориясендә 2 нче павильонда, 5 һәм 8 нче залларда һәм https://mmco-expo.ru адресы буенча "МХМС.Коннект" онлайн платформасында узачак.











