• Русский
  • Татарча

Анонсы и Новости

Туган (татар) тел һәм әдәбият укытучыларының “Гомумбелем мәктәпләрендә рус телле укучыларны татар теленә өйрәтүдә мотивлаштыруны үстерү проблемалары” темасы буенча төбәкара семинары

2019 елның 15 мартында Казан шәһәре Совет районының татар телендә белем бирә торган 149 нчы лицее базасында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе тарафыннан “Гомумбелем мәктәпләрендә рус телле укучыларны татар теленә өйрәтүдә мотивлаштыруны үстерү проблемалары” темасы буенча туган (татар) тел һәм әдәбият укытучыларының төбәкара семинары үткәрелде.

Түгәрәк өстәл: “Киләчәк укытучысы” федераль проектын гамәлгә ашыру шартларында мәгариф хезмәткәрләренең һөнәри һәм шәхескә бәйле компетенцияләрен үстерүнең заманча тенденцияләре” (ТР, Алексеевск районы, Алексеевск ш.т.б.)

2019 елның 27 февралендә Алексеевск шәһәр тибындагы бистәсенең Г.С. Боровиков исемендәге 3 нче санлы гомуми урта белем бирү мәктәбендә ТР Мәгарифне үстерү институтының һөнәри һәм шәхескә бәйле компетенцияләрне үстерү бүлеге (бүлек җитәкчесе А.Ә. Юнысов) ТР Алексеевск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге белән берлектә “Киләчәк укытучысы” федераль проектын гамәлгә ашыру шартларында мәгариф хезмәткәрләренең һөнәри һәм шәхескә бәйле компетенцияләрен үстерүнең заманча тенденцияләре” дигән темага түгәрәк өстәл үткәрде.

Террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау өлкәсендә халыкның төрле категорияләрен УКЫТУНЫҢ КОМПЛЕКСЛЫ МОДУЛЬЛЕ ПЛАНЫ (кыскача лекцияләр һәм презентация материаллары белән)

Кадерле хезмәттәшләр!

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының педагогика, психология һәм андрагоика институты Комплекслы модульле планны гамәлгә ашыру, укытучылар сайлап алу һ.б. мәсьләләр буенча сезгә мәгълүмати ярдәм күрсәтергә әзер.

Җаваплы зат: ШӘРИФҖАНОВА КАДРИЯ ШӘҮКӘТ КЫЗЫ, педагогика фәннәре кандидаты, педагогика, психология һәм андрагогика кафедрасы мөдире.

тел. 236-67-88 , e-mail: kaf-psyholog@mail.ru

Казанда Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең белемнәрен күтәрүнең персонифицияле системасына кагылышлы актуаль мәсьләләләр турында фикер алыштылар

2019 елның 6 мартында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Николаевна Ногманова Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Гәрәй улы Һадиуллин катнашында узган “Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең белемнәрен күтәрүнең персонифицияле системасына кагылышлы актуаль мәсьләләләр” дип исемләнгән республика киңәшмәсе эшендә катнашты.

Игътибар! “Неокнига” I республика фәнни-гамәли конференциясенең беренче турына үтүчеләрнең исемлеге

Хөрмәтле “Неокнига” I республика фәнни-гамәли конференциясендә катнашучылар!

Конференциянең беренче турына үткән катнашучыларның исемлеген тәкъдим итәбез. Игътибарыгызны шуңа юнәлтәбез, конференция Нигезләмәсенә тәңгәл китереп, кайбер эшләр башка секцияләргә күчерелде.

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Николаевна Ногманованың Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан котлавы

Хөрмәтле хезмәттәшләр! Кадерле хатын-кызлар!

Сезне табигатьнең язгы үзгәреш кичергән бер мәлендә, гүзәллек һәм матурлык бәйрәме, күңелләрдә яңа илһам тудырган Халыкара хатын-кызлар көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм!
Язгы кояш нурына күмелгән әлеге бәйрәмдә мәхәббәт, матурлык, ана назы, ягымлылык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, сабырлык, хатын-кызга ихтирам кебек мәңгелек кыйммәтләр чагылыш таба. Хатын-кызларыбыз һәрбер өлкәдә – фәндә, спортта, эшмәкәрлектә, иҗтимагый тормышта уңышларга ирешүгә сәләтле икәнлекләрен мең кат расладылар инде. Шул ук вакытта сез бу дөньяга мәхәббәт һәм матурлык алып килүчеләр, әйләнә-тирә дөньяны мәрхәмәтле һәм камил итүчеләр, илһам чыганагы һәм гаилә учагын саклаучлар да булып торасыз.

Казанда «Россия мәгарифе» (EDU Russia 2019) халыкара форумы уза

2019 елның 28 февраленнән 1 мартка кадәр “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр мәйданчыгында “Россия мәгарифе” (EDU Russia 2019) Халыкара мәгариф форумы уза. Аның барышында мәгариф системасы вәкилләре Россия Федерациясе төбәкләрендә мәгариф өлкәсен үстерүнең төп проблемалары хакында фикер алыша.

«TeachMeet» EduRussia-2019 халыкара форумында

28 февральдә тәрбия лабораториясе мөдире Шәехов М.Р., ТР Яшь педагоглар советы рәисе Кәримов Р.А. “Укытучы 2.0” федераль инновацияле проектының башка актив катнашучылары белән берлектә EduRussia-2019 халыкара мәгариф форумы кысаларында «TeachMeet» форматында семинар үткәрделәр.

Pages