Чистайда мәктәпкәчә белем бирүнең актуаль проблемалары турында фикер алыштылар
2021 нче елның 29 нчы июнендә республика педагогларының август киңәшмәсе кысаларында Чистай шәһәрендә мәктәпкәчә белем бирү педагогларының «Мәктәпкәчә белем бирү системасын үстерү ресурсы буларак балалар бакчаларының инновацион практикасы» дигән секция эше оештырылды.
Пленар утырышта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәй улы Һадиуллин, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзалия Заһри кызы Закирова катнашты.












