• Русский
  • Татарча

Анонсы и Новости

«Яндекс.Учебник» проекты

Регион дәрәҗәсендә цифралы белем бирү мохитен формалаштырырга ярдәм итү, электрон белем бирү ресурслардан һәркем файдалана алу мөмкинлеген арттыру, педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри үсешен һәм алар тарафыннан яңа укыту методикаларын һәм технологияләрен үзләштерүне тәэмин итү максатыннан «Яндекс» компаниясе (Яндекс.Учебник сервисы) декабрь аенда вебинарлар үткәрү турында хәбәр итә (график беркетелгән). Теркәлү өчен сылтамалар белән вебинарлар графигы.

Яшь педагоглар өчен тренинг

2019 елның 26 ноябре көнне «Ресурс» үзәге базасында белем бирү оешмаларының яшь педагоглары өчен «Һөнәри осталыкка заманча таләпләр шартларында психоэмоциональ халәтне үзрегуляцияләү өчен педагог тарафыннан психологик инструментларны куллану» темасына тренинг үткәрелде.

Казанда республика мәктәпләрендә тәрбия системасы турында фикер алыштылар

2019 елның 28 июнендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең “Татарстан Республикасында тәрбия системасы: традицияләр һәм заман таләпләре” темасы буенча секция утырышы үтте.

Казан шәһәре Идел буе районының 35 нче мәктәп — “Галактика” белем бирү үзәге базасында узган секция утырышында республика мәгариф оешмалары директор урынбасарлары, сыйныф җитәкчеләре, педагог-психологлар, педагог-оештыручылар катнашты.

Авыл мәктәпләре укытучыларының финанс гыйлеме өлкәсендә белемнәрен күтәрү

ТР Мәгарифне үстерү институты укытучылары ТРның Балтач һәм Алексеевск муниципаль районнары авыл мәктәпләренең укытучыларын “Финанс гыйлеме нигезләре, аны төп, урта гомуми белем бирү системасында укытуның һәм авылда яшәүчеләрне финас ягыннан мәгърифәтле итүнең методлары” программасы буенча укытуны төгәлләде.

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының китапханә-мәгълүмати бүлеге ресурслары

ТР Мәгарифне үстерү институтының китапханә-мәгълүмати бүлеге белем бирү процессының нәтиҗәлелеген тәэмин итә торган төрле мәгълүмати ресурсларга ия.
Китапханә фонды 1928 елда ук формалашкан. Бүгенгесе көндә фондта институтның уку-укыту һәм фәнни эшчәнлегенең барлык юнәлешләре буенча да 70 меңнән артык басма һәм электрон продукция, һәм шулай ук сәнгати һәм фәнни-танып белү характерындагы әдәбият исәпләнә.

ТР Мәгарифне үстерү институтының структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре Мартьянова О.В., Хаҗиева Е.В., Шабалина В.Я. институтның яшь укытучының һөнәри осталыгын үстерүгә мәгълүмати һәм фәнни-методик ярдәме мөмкинлекләренә тукталып үттеләр. Т



Барлык катнашучыларны да котлыйбыз!

Яшь педагогларның Республика конкурсына нәтиҗәләр ясалды (ТР Мәгарифне үстерү институтының 2019 елның 30 апрелендәге 136 нчы санлы боерыгы). Җиңүчеләрнең исемлеге белән ТР Мәгарифне үстерү институтының 2019 елның 24 июнендәге 193 нче санлы боерыгына кушымтадан таныша аласыз.

Татарстан Республикасы мәгариф оешмалары яшь педагогларын методик үстерү проблемалары буенча төбәкара семинар

2019 елның 26 июнендә ТР Мәгарифне үстерү институтында Татарстан Республикасы мәгариф оешмалары яшь педагогларыны методик үстерү пробелмалары буенча төбәкара семинар үтте.
Семинар кысаларында ТР Мәгарифне үстерү институтының яшь педагогларга мәгълүмати һәм фәнни-методик ярдәм күрсәтү һәм аларның һөнәри осталыгын үстерү буенча эшчәнлеге тәкъдим ителде. Семинарда катнашучыларны ТР Мәгарифне үстерү институты ректоры Л.Н. Ногманова сәламләде.

Казанда Педагогик белем буенча V Халыкара форум уза


2019 елның 29-31 маенда Казанда Россиянең һәм чит илләрнең әйдәп баручы галимнәре Педагогик белем бирү буенча “Укытучының һөнәри компетенцияләрен үстерү: төп проблемалар һәм кыйммәтләр” дип исемләнгән V Халыкара форумда мәктәптә белем бирүгә һәм укытучылар әзерлегенә бәйле актуаль проблемалар турында фикер алышачак.

IFTE-2019 кысаларында «TeachMeet»


2019 елның 28 маенда Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының федераль инновацияле мәйданчыгы – Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Яшь педагоглар советы белән берлектә КФУның Психология һәм мәгариф институтында Педагогик белем буенча V Халыкара форум кысаларында (IFTE-2019) «TeachMeet» форматында яшь педагогларның семинарын үткәрде.

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында Мәскәү өлкәсе делегациясе булды


2019 елның 27 маенда мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек турында Килешү кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтына Мәскәү өлкәсеннән делегация – Мәскәү өлкәсе дәүләт гуманитар-технология университеты вәкилләре һәм аның партнеры – Испаниядә Россия ватандашлары оешмалары Берлеге (“Рус теленә ярдәм итү” юнәлеше буенча координатор) килде.

Pages