• Русский
  • Татарча

Анонсы и Новости

Яңа уку-укыту методик әдәбияты күргәзмәсе

ТР Мәгарифне үстерү институты китапханә-мәгълүмат бүлегенең уку залында яңа уку-укыту методик әдәбияты күргәзмәсе уза. Күргәзмәдә «Логопедия», «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга диагностика үткәрү һәм күзәтеп алып бару», «Мәктәпкәчә мәгариф оешмасында менеджмент» һ.б. темаларга әсбаплар урнаштырылган.

Рәхим итегез!

Республика методик эшләнмәләр конкурсы йомгаклары

Барлык катнашучыларны котлыйбыз!

Чаралар үткәрү өчен авторлык Республика методик эшләнмәләр конкурсына йомгаклар ясалды. Конкурсның җиңүчеләре исемлеге белән ТР Мәгарифне үстерү институтының 26.12.2019 елның 435 номерлы боерыгына кушымтада танышырга мөмкин.

"Цифралы икътисад өчен кадрлар" проекты

Хөрмәтле коллегалар!

2019 елның 28 декабренә кадәр Татарстан Республикасы халкыннан цифралы икътисад компетенцияләренә түләүсез укырга гаризалар кабул ителә.
http://цифровойсертификат.рф/ 28.12.2019 порталында беренчел теркәлү кирәк. Укыту 2020 елның гыйнварыннан июненә кадәр үткәреләчәк.

ТР Мәгарифне үстерү институты Гыйльми советының чираттагы утырышы булды

«Педагогларга өстәмә һөнәри белем бирүнең цифрлы трансформациясе турында» темасына төп доклад белән Нугуманова Людмила Николаевна чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең укыту-методик эш буенча проректоры Сагеева Гөлнара Хәниф кызының, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең фәнни һәм инновацион эшчәнлек буенча проректоры Яковенко Татьяна Владимировнаның 2019 елда дәүләт биремен үтәү һәм 2020 елга институтның дәүләт биреме проекты турында хисаплары тыңланды.

Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы вузлары ректорлары белән ел саен үткәрелә торган очрашуы узды


Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Николай кызы Нугуманова республика академик җәмгыятенең Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов белән очрашуында катнашты. Татарстан Республикасы вузлары ректорлары белән очрашу 2019 елның 23 декабре көнне Татарстан Рсепубликасы Хөкүмәт йортында үтте.

«Татарстан Республикасының киләчәк укытучысы» республикакүләм конкурсының финалистларын бүләкләү тантанасы

Татарстан Республикасының киләчәк укытучысы

23 декабрь көнне «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном белем бирү учреждениесе базасында Казанда «Татарстан Республикасының киләчәк укытучысы» республикакүләм конкурсының финалистларын бүләкләү тантанасы үткәрелде.

Саха Республикасы (Якутия) педагогик хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү курслары

16 декабрьдән алып 21 декабрьгә кадәр «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном белем бирү учреждениесе «ФГОС шартларында мәктәп укучыларының белемнәрен формалаштыру һәм бәяләүдә комплекслы якын килү» темасына Саха Республикасы (Якутия) педагогик хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү курсларын үткәрде.

«XXI гасырда мәгариф: киләчәк образы»

18 һәм 19 декабрь көннәрне «Сенеж» идарәсе остаханәсе - «Россия - мөмкинлекләр иле» АНО мәгариф үзәге базасында Татарстан Республикасы делегациясе «XXI гасырда мәгариф: киләчәк образы» мәгариф семинарында катнашты.

«Сәлам!» укыту-методик комплексын кулланып рус телле 4-5 сыйныф укучыларына татар телен укыту үзенчәлекләре» шәһәр семинары

2019 елның 19 декабре көнне «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном белем бирү учреждениесенең мәктәпкәчә һәм башлангыч урта гомуми белем бирү белән татар теле һәм әдәбияты кафедралары Казан шәһәре Совет районының «8 нче гимназия – Мәгариф үзәге» базасында 4-5 классларда «Сәлам!» укыту-методик комплексы белән эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен «"Сәлам!" укыту-методик комплексын кулланып рус телле 4-5 сыйныф укучыларына татар телен укыту үзенчәлекләре» дип исемләнгән шәһәр семинарын үткәрделәр.

Pages