|
Өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном белем бирү учреждениесе |
![]() |
4 нче февральдә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты базасында «Татарстан Республикасы педагогик һәм җитәкче хезмәткәрләрнең 2020 елда квалификация күтәрү йомгаклары һәм 2021 елга бурычлар турында» республика киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры И.Г. Һадиуллин, өстәмә һөнәри белем бирү экспертлар советы әгъзалары, өстәмә һөнәри белем бирү оешмалары, мәгариф белән идарә итү муниципаль органнары вәкилләре катнашты. |
---|
![]() |
2021 нче елның 1 нче февралендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының китапханә-мәгълүмат бүлеге «ТР мәктәп китапханәләренең 2020 нче елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2021 нче елга бурычлар турында» республика киңәшмәсендә катнашты. Рәислек итүче: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Закирова Минзалия Заһри кызы. |
---|
![]() |
2021 елның 1 нче февралендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесенең мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы «Русское слово» нәшриятының мәктәпкәчә белем бирү үзәге белән берлектә Татарстан, Чувашия, Удмуртия Республикалары, Калуга өлкәсе мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының җитәкчеләре һәм педагогик хезмәткәрләре өчен төбәкара гамәли юнәлешле "Иртә балачакның беренче адымнары" дип аталган семинар уздырдылар. |
---|
![]() |
2021 елның 1 нче февралендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының дәүләт биреме кысаларында башлангыч гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы педагогик хезмәткәрләр өчен онлайн-режимда «Башлангыч мәктәп укучыларының функциональ грамоталылыгын үстерүнең методик аспектлары» дигән республика семинары оештырылды һәм үткәрелде. |
---|
![]() |
2021 елның 12-13 нче мартында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты 2021 елга дәүләт биреме һәм РМАнең «Челтәрле хезмәттәшлек нигезендә педагогик һәм җитәкче кадрлары остазлыгын оештыруның төбәк системасы» инновация мәйданчыгы эшчәнлеге планы нигезендә Казан шәһәре Яңа Савин районының МБББУ «177 нче номерлы Лицей» белән берлектә А.М. Бутлеров исемендәге II республика фәнни-гамәли конференциясен үткәрә. |
---|
![]() |
2021 елның 30 нчы гыйнварында республика педагоглары өчен онлайн режимда Россиякүләм «Мәгариф» милли проекты чараларының оештыру комитетлары һәм эксперт советлары әгъзасы Толкачев Андрей Анатолий улының «Укучылар үзидарәсе органнары эшчәнлеген норматив-хокукый тәэмин итү» темасына ачык лекциясе оештырылды. |
---|
![]() |
2021 елның 29 нчы гыйнварында дәүләт биреме кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы тарафыннан ДКНДЭ буенча программаларны гамәлгә ашыручы педагогик хезмәткәрләр өчен онлайн режимда «Башлангыч сыйныф укучысының шәхси үсеше өчен ДКНДЭ уку курсының дидактик потенциалы» дигән республика семинары оештырылды һәм үткәрелде. |
---|
![]() |
2021 нче елның 29 нчы гыйнварында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Лениногорск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе һәм Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районының 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе белән берлектә, онлайн режимда «Балаларны Татарстан Республикасы халыкларының тарихи-мәдәни традицияләре нигезендә укыту һәм тәрбияләү» темасына түгәрәк өстәл үткәрделәр. |
---|
![]() |
2021 елның февралендә «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт автоном мәгариф учреждениесе «Мәгариф» милли проектының «Киләчәк укытучысы» федераль проекты кысаларында Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы гранты буенча чараларның чираттагы циклын башлап җибәрә. |
---|