• Русский
  • Татарча

Анонслар һәм яңалыклар

Яшь педагоглар өчен тренинг («Укытучы 2.0»)

102

«Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесе Россия Мәгариф академиясенең «Укытучы 2.0» инновация мәйданчыгы юнәлешен гамәлгә ашыру кысаларында «Ресурс» һөнәри белем бирү үзәге белән берлектә 2021 елның 27 нче гыйнварында яшь педагоглар өчен шәхси компетенцияләрне үстерүгә һәм профилактикага һәм эмоциональ януны җиңүгә юнәлдерелгән чираттагы тренинг үткәрде.

Вакантлы вазыйфалар турында конкурска игълан



102

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесе 2017 елның 8 нче сентябрендәге 309 нчы номерлы «Профессор-укытучылар составына караган педагогик хезмәткәрләрнең вакантлы вазыйфаларын алыштыру тәртибе һәм аттестацияләү тәртибе турында нигезләмәне раслау хакында», 2018 елның 28 нче июнендәге 177 номерлы «Фәнни хезмәткәрләрнең вакантлы вазыйфаларны алыштыру турында нигезләмәне раслау хакында» боерыклары нигезендә һәм 2021 елның 27 нче гыйнварындагы Гыйльми советның (1 нче номерлы беркетмә) карары нигезендә, профессор-укытучылар составына керүче (1 нче кушымта) Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесе педагогик хезмәткәрләренең вакантлы вазыйфалары турында;
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесе фәнни хезмәткәрләренең вакантлы вазыйфаларын алыштыру турында (2 нче кушымта) конкурслар игълан итә.

ТР Мәгарифне үстерү институты Гыйльми советының чираттагы утырышы узды

102


2021 елның 27 нче гыйнварында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Гыйльми советының чираттагы утырышы узды, анда 2021 елда институт һәм Гыйльми совет эшчәнлеге мәсьәләләре каралды.

«2020 елда «РОСНАНО мәктәп лигасы» федераль белем бирү челтәре» проектын гамәлгә ашыру буенча Төбәкара ресурс үзәге эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясау һәм 2021 елга планнар» семинары

102

2021 елның 27 нче гыйнварында дәүләт биреме һәм Төбәк ресурс үзәгенең «РОСНАНО Мәктәп лигасы» федераль белем бирү челтәре» проектын гамәлгә ашыру эшчәнлеге кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татарстан Республикасы муниципаль районнары гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм педагогик хезмәткәрләре өчен «2020 елда «РОСНАНО мәктәп лигасы» федераль белем бирү челтәре» проектын гамәлгә ашыру буенча Төбәкара ресурс үзәге эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясау һәм 2021 елга планнар» семинары (вебинар) үткәрде.

«Казан шәһәренең Ел укытучысы - 2021» һөнәри осталык конкурсы

102

26 нчы гыйнварда «Казан шәһәренең Ел укытучысы - 2021» һөнәри осталык шәһәр конкурсының «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясенә старт бирелде. Жюри составында «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесенең татар теле һәм әдәбияты кафедрасы, мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы хезмәткәрләре эшли. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары «Уку дәресе», «Сыйныф сәгате», «Мастер-класс» дигән конкурс сынаулары үтәчәкләр.

Традицион мәдәният буенча һәркем өчен ачык булган лекцияләр үткәрү

102

2021 ел Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы дип игълан ителде.

Әлеге вакыйгага Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты Татарстан Республикасы территориясендә һәм чиктәш регионнарда яшәүче халыкларның традицион мәдәнияте буенча ачык лекцияләр циклын багышлады, ул ел дәвамында гамәлгә ашырылачак.

«2020 елда РМА инновация мәйданчыгы эшчәнлегенә йомгак ясау һәм 2021 елга планнар» семинары

102

2021 елның 26 гыйнварында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, РМАнең «Челтәрле хезмәттәшлек нигезендә педагогик һәм җитәкче кадрлар остазлыгын оештыруның төбәк системасы» инновация мәйданчыгы эшчәнлеге кысаларында, Татарстан Республикасы муниципаль районнары педагоглары өчен «2020 елда РМА инновация мәйданчыгы эшчәнлегенә йомгак ясау һәм 2021 елга планнар» семинарын (вебинар) үткәрде.

«Хаситә» китап басмалары күргәзмәсе

102

«Хаситә» — Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының уку залында күрсәтелә торган китап басмалары күргәзмәсе, ул Татарстанда һәм чиктәш төбәкләрдә яшәүче халыкларның традицион мәдәниятенә багышлана.
Күргәзмә Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы уңаеннан оештырылган.

Әдәбият исемлеге

«Белем бирүне цифрлаштыру шартларында педагогик компетенцияләрне үстерү» («Укытучы 2.0») дизайн-сессиясе

102

2021 елның 22 нче гыйнварында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Татарстан Республикасы яшь педагоглар советы һәм «ЯКласс» белем бирү платформасы белән берлектә, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләре белем бирү оешмаларының яшь педагоглары өчен «Белем бирүне цифрлаштыру шартларында педагогик компетенцияләрне үстерү» темасына дизайн-сессия үткәрде.

«2020 елда «Цифрлы белем бирү мохите» федераль инновация мәйданчыгы эшчәнлегенә йомгак ясау» һәм 2021 елга планнар» семинары

102

2021 елның 22 гыйнварында «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесенең чаралар планы нигезендә РМАнең «Челтәрле үзара хезмәттәшлек нигезендә педагогик һәм җитәкче кадрлары остазлыгын оештыруның төбәк системасы» инновация мәйданчыгы эшчәнлеге кысаларында Татарстан Республикасы муниципаль районнары педагоглары өчен «2020 елда «Цифрлы белем бирү мохите» федераль инновация мәйданчыгы эшчәнлегенә йомгак ясау» һәм 2021 елга планнар» семинары (вебинар) үткәрде.

Pages