Предмет укытучылары өчен “Укытуны оештыруга заманча якын килүләр” исемле өйрәтүле семинар
![]() |
Россия Федерациясенең укыту нәтиҗәләре түбән булган һәм уңайсыз социаль шартларда эшли торган мәктәпләрдә белем бирүнең сыйфатын күтәрү буенча “Мәгарифне үстерү” Дәүләт программасы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының математика һәм табигый-фәнни белем кафедрасы 2019 елның 20 маенда Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 112 нче урта гомумбелем мәктәбе базасында Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларының предмет укытучылары өчен “Укытуны оештыруга заманча якын килүләр” исеме астында семинар үткәрде. Семинар эшендә программада катнашкан мәктәпләрдән 89 укытучы катнашты. |
---|