«Һөнәри юнәлеш бирү остаханәсе: иң яхшы практикалар» белем бирү оешмаларында һөнәри юнәлеш бирү чараларының авторлык методик эшләнмәләренең төбәкара конкурсы
2025 елга кадәрге чорга Россия Федерациясендә тәрбияне үстерү стратегиясе, Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту буенча дәүләт сәясәте бурычларын гамәлгә ашыру кысаларында һәм 2024 елны Россия Федерациясендә Гаилә елы дип игълан итүгә бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты 2024 елның 2 сентябреннән 18 сентябренә кадәр «Һөнәри юнәлеш бирү остаханәсе: иң яхшы практикалар» белем бирү оешмаларында һөнәри юнәлеш бирү чараларының авторлык методик эшләнмәләренең төбәкара конкурсын үткәрә.