Башлангыч мәктәптә туган телне укыту мәсьәләләре буенча фикер алышу
2023 елның сентябрендә педагогика фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы доценты Җамалетдинова Зәлфирә Исхак кызы «Татарстан радиосы» Татарстан Республикасы мәгълүмат радиостанциясенең «Фидакарьләр» программасының чыгарылышында катнашты.