Уртак күчмә утырышта катнашу турында
2023 елның 26 маенда Яшел Үзән шәһәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының һәм Марий Эл Республикасы Дәүләт Җыенының социаль үсеш комитетының «Педагог һәм остаз статусын күтәрү турында»гы уртак күчмә утырышы уздырылды. Утырышта Эксперт советы әгъзасы сыйфатында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Л. Н. Ногманова катнашты.