• Русский
  • Татарча

Педагогик хезмәткәрләрнең 2020 елда квалификация күтәрүгә гаризалар бирү этабы тәмамланды

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының "Татарстан Республикасында электрон белем бирү" мәгариф порталында "Мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен арттыру" модуле белән эш этапларын раслау турында" 03.09.2019 елның 1225/19 номерлы боерыгы нигезендә 2019 елның 17 декабрендә педагогик хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрүгә гаризалар бирү этабы тәмамланды.

Гаризалар бирү барышында гомуми белем бирү оешмаларының җитәкче хезмәткәрләре (директорлар һәм директор урынбасарлары) исемлеге төзелде.

Гомуми белем бирү оешмалары җитәкче хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрүне оештыру үзенчәлекләре белән бәйле рәвештә, 2020 елда укыту әлеге сессияләр буенча 108 сәгать күләмендә гамәлгә ашырылачак:

  • «Мәгарифне үстерү» сессиясе - 36 сәгать, барлык җитәкчеләр өчен мәҗбүри һәм «Татарстан Республикасы мәгарифен үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесе базасында үткәреләчәк;
  • «Вариатив модульләр» сессиясе - 72 сәгать, тыңлаучы тарафыннан өстәмә профессиональ белем бирү оешмаларының тәкъдим ителгән исемлегеннән, аларның программаларыннан һәм уку срокларыннан (1 нче кушымта).

Квалификация күтәрү курсларына теркәлү өчен, 1 нче кушымтада күрсәтелгән белем бирү программасын сайларга, 2020 елның 27 гыйнварына кадәр сылтама буенча узарга һәм укытуның билгеле бер срокларына теркәлергә кирәк.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы «2020 елда уку өчен гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләрен теркәү турында» 2016 елның 17 гыйнварындагы 491/20 номерлы боерыгы