• Русский
  • Татарча

«ФГОСны гамәлгә ашыру шартларында мәктәпнең белем бирү мохитендә педагог-китапханәченең һөнәри эшчәнлеге нигезләре» квалификация күтәрү курслары

2020 елның 21 февралендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында «ФГОСны гамәлгә ашыру шартларында мәктәпнең белем бирү мохитендә педагог-китапханәченең һөнәри эшчәнлеге нигезләре» темасына квалификация күтәрү курслары тәмамланды. Укуларны 37 мәктәп китапханәсе хезмәткәре узды.

Квалификация күтәрү программасы кысаларында түбәндәге темалар каралды:

  1. «Мәктәп мәгълүмат-китапханә үзәкләрен үстерү концепциясе», ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Белем бирү процессын укыту-методик тәэмин итү секторының әйдәп баручы киңәшчесе, филология фәннәре кандидаты Л.А. Гайфуллина
  2. «Мәктәп китапханәсен МБҮгә үзгәртеп коруның нигезе буларак проект эшчәнлеге», ТР Мәгарифне үстерү институтының Тәрбия, өстәмә белем бирү һәм асоциаль тотышны профилактикалау лабораториясе мөдире, филология фәннәре кандидаты М.Р. Шәехов
  3. «Хәзерге заман мәктәп укучыларының нәтиҗәле мәдәниятара коммуникация технологиясе буларак белем бирү квесты», ТР Мәгарифне үстерү институтының Мәгариф үсеше стратегияләрен гамәлгә ашыру үзәге фәнни хезмәткәре С.Н. Корнева
  4. «Лэпбукинг: мәгълүматны визуализацияләүнең инновацион ысулы», ТР Мәгарифне үстерү институтының Китапханә-мәгълүмат бүлеге мөдире Е.В. Хаҗиева
  5. «Интеграцияле мәгълүмати ресурс буларак китапханә сайты», ТР Мәгарифне үстерү институтының Мәгълүмати технологияләр үзәге белгече А.У. Ларина
  6. «Хәзерге заман балаларын һәм яшүсмерләрне үстерүдә гаилә белән укуның социаль-кыйммәти роле», ТР Югары Ослан муниципаль районы Куралово гомуми урта белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Н.П. Сарбаева
  7. «Мәктәп китапханәчесе эшендә мәгълүмати-коммуникатив технологияләр куллану аша мәктәп укучыларында уку компетенциясен формалаштыру», 170 нче аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган гомуми урта белем бирү мәктәбенең югары категорияле укытучысы, филология фәннәре кандидаты Г.Т. Кәримов
  8. «Балаларның уку психологиясе һәм укучыларны уку эшчәнлегенә җәлеп итүне оештыру формасы», ЦСГО доценты, педагогика фәннәре кандидаты Г.А. Голикова
  9. «Төбәк һәм милли электрон ресурслар буенча юл күрсәткеч: төзү методикасы», Казан мәдәният институтының Китапханә эшчәнлеген, библиографияне һәм китапны өйрәнү кафедрасы доценты, педагогика фәннәре кандидаты Р.М. Барейчева
  10. «Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында мәктәп китапханәчесе (педагог-китапханәче) эшчәнлеген ресурслар белән тәэмин итү», «Профессиональ конкурсларда педагог-китапханәчеләр катнашында педагогик осталыкны камилләштерү», «Мәгариф учреждениесенең уку фондын һәм өстәмә әдәбият фондын комплектлау һәм исәпкә алу технологиясе», Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы мәгариф идарәсенең ресурслар белән тәэмин итү методисты К.Х. Хөсәенов.

Дистанцион һәм көндезге уку вакытында мәктәп китапханәчеләре «Белем бирү оешмаларында инклюзив уку теориясе һәм практикасы» темасын 16 сәгать күләмендә өйрәнделәр.

«ФГОС таләпләре контекстында мәктәп китапханәчесенең (педагог - китапханәченең) региональ практик эшчәнлеге» стажировкасы (мәгариф оешмалары китапханәләре тәҗрибәсе) 18 һәм 19 февральдә Казан шәһәренең Яңа Савин районы «Россия Герое А.В. Козин исемендәге 7 нче гимназия» һәм Казан шәһәренең Совет районы «174 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБМУ базасында узды.

Укыту «Мәктәп китапханәчесенең (педагог-китапханәченең) һөнәри компетентлыгын күтәрүнең заманча формалары» темасына йомгаклау аттестациясе белән тәмамланды, анда тыңлаучылар Бөек Ватан сугышына багышланган сәнгать әсәрләре буенча үзләре төзегән проект эшләрен (белем бирү квестларын, web-квестлар, лэпбуклар) тәкъдим иттеләр.

Укулар тәмамлангач, курсларда катнашучылар эчтәлекле программа һәм һәр дәреснең мәгълүматлылыгы, актуаль һәм алга таба һөнәри эшчәнлек өчен кирәкле темаларга булуы өчен рәхмәт белдерделәр.

Фотогалерея