• Русский
  • Татарча

«Россия мәгарифендә заманча тенденцияләр: белем бирүнең сыйфатын күтәрү проблемасын хәл итү» вебинары

2020 елның 13-15 маенда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, белем бирүнең нәтиҗәләре түбән булган һәм уңайсыз социаль шартларда эшләгән мәктәпләрдә белем бирү сыйфатын арттыру, 2020 елда «Мәгарифне үстерү» Россия Федерациясе дәүләт программасы кысаларында, Чаллы шәһәренең «Калкан» Кадет полиция мәктәбе» дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе базасында вебинар үткәрелде.

Чарада «Калкан» кадетлар полициясе мәктәбе, 65 нче ачык (сменалы) гомуми белем бирү мәктәбе, 31 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе, Яр Чаллы шәһәренең 38 нче урта гомуми белем бирү мәктәбеннән барлыгы 26 педагог катнашты.

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының укыту-методик эш буенча проректоры Г.Х. Сагеева сәламләү сүзе белән чыгыш ясады һәм куелган проблеманың актуальлеген, аны хәл итүнең хәзерге торышы турында мәгълүмат ирештерде.

Мәгарифне үстерү стратегияләрен тормышка ашыру үзәгенең фәнни хезмәткәре Корнева С.Н. «Мәктәптә белем бирү сыйфатын бәяләү системасын модельләштерү» темасы белән чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының социаль-гуманитар фәннәр кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Михеев А.В., доцент, филология фәннәре кандидаты, Казан шәһәре Яңа Савин районы 9 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Копосов Д.Р. «5-8 нче сыйныфларда рус теле буенча ВПРга әзерлек вакытында текст белән эшләүнең нәтиҗәле методикалары» темасын яктырттылар.

Математика буенча җаваплы региональ фән комиссиясе рәисе урынбасары, «Казан дәүләт энергетика университеты» ЮҺБ ФДБМУ укытучысы, техник фәннәр кандидаты, доцент С.А. Лившиц «ВПР тест биремнәрендә текст мәсьәләләрен хәл итү һәм җавап сайлау методикасы» темасын тәкъдим итте.

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының Педагогика, психология һәм андрагогика кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре кандидаты К.Ш. Шәрифҗанова, «Авыр тормыш хәлендә калган балалар белән эшләүнең эчтәлеге һәм формалары» темасын ачып, әлеге проблеманың актуальлеге хәзерге җәмгыятьне үзгәртеп кору шартларында кайбер проблемалар: гаиләләр таркалу, күзәтүчесез гаиләләр, ятим балалар, балалар җинаятьчелеге, эчкечелек һ.б. барлыкка килү белән бәйле, дип билгеләп үтте. Шуңа күрә, аларга үз вакытында ярдәм күрсәтү максатыннан, кризис хәлендә булган балаларны ачыклау зарур.

Семинарда катнашучылар конкрет бурычларны һәм хәлләрне (кейсларны) хәл итү юлларын проблемалы-ситуацион анализлауны тәкъдим иттеләр.

Эш онлайн-режимда барды, чатта чыгыш ясаучының катнашучылар белән элемтәсе актив рәвештә хупланды, бу килеп туган сорауларга оператив җавап бирергә, катлаулы ситуацияләр турында фикер алышырга мөмкинлек бирде.

Эш ахырында катнашучылар каралган проблемаларның зур спектрын билгеләп үттеләр һәм үткәрелгән чараның дәрәҗәсен югары бәяләделәр.