• Русский
  • Татарча

«Сыйныф җитәкчесенең хәзерге шартларда эшчәнлеген планлаштыру» семинар-практикумы

2020 елның 16 маенда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан белем бирү нәтиҗәләре түбән булган һәм уңайсыз социаль шартларда эшләүче мәктәпләрдә белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру кысасында 2020 елда «Мәгарифне үстерү» Россия Федерациясе дәүләт программасы, «Советлар Союзы Герое Кузьмин Сергей Евдокимович исемендәге Чистай кадет интернат-мәктәбе» дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе белән берлектә «Сыйныф җитәкчесенең хәзерге шартларда эшчәнлеген планлаштыру» темасына семинар-практикум (вебинар) үткәрелде

Семинарда тәрбия, өстәмә белем бирү һәм асоциаль тәртипне профилактикалау лабораториясе мөдире Шәехов М.Р., лабораториянең өлкән фәнни хезмәткәре Кондратьева Н.Б., Татарстан Республикасы Чистай районы мәктәпләренең 30дан артык педагогы катнашты. Вебинарда катнашу өчен шулай ук Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы Лучово урта гомуми белем бирү мәктәбе администрациясе һәм педагоглары да чакырылган иде. Советлар Союзы Герое Кузьмин Сергей Евдоким улы исемендәге Чистай кадет интернат-мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Бахадирова В.Л. мәктәптә тәрбия эше тәҗрибәсе белән таныштырды.

Тема буенча төп докладны тәрбия, өстәмә белем бирү һәм асоциаль тәртипне профилактикалау лабораториясенең фәнни хезмәткәре Башлай Э.Х. ясады. Ул заманча мәктәп укучыларында булган күп санлы проблемалар һәм социаль челтәрләрдә бала очраша ала торган хәвеф-хәтәрләр турында сөйләде. Вакыйгалар педагогикасының принципларына таянып, сыйныф җитәкчесенең тәрбия эшен яңача планлаштыру кирәклеге турындагы мәсьәләне күтәрде.

Башлай Э.Х. тәрбия – ул балалар һәм ата-аналарның актуаль ихтыяҗлары нигезендә, киләчәккә перспективалары белән төзелергә тиешле максатчан, адреслы һәм системалы процесс, дип билгеләп үтте. Эльвира Хамзеевна үз чыгышында сыйныф җитәкчеләренә гаилә белән эшләүгә зур игътибар бирергә тәкъдим итте, чөнки һәр бала ата-аналарның турыдан-туры йогынтысында. Заманча ата-аналар җыелышы гаилә тәҗрибәсе белән уртаклашу һәм балалар проблемаларын актив тикшерү өчен мәйданчык булырга тиеш.

Вебинарның икенче өлеше – кадет мәктәбе педагоглары җибәргән педагогик кейсларны анализлау һәм педагоглар, ата-аналар һәм укучылар өчен рекомендацияләр төзү.

1
2
3