• Русский
  • Татарча

«Мәктәптә белем бирү сыйфатын күтәрүнең социаль-педагогик факторлары: проблемалар һәм чишү юллары» темасына вебинар форматындагы кыска вакытлы чара

2020 елның 25-27 май көннәрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан Нурлат шәһәренең 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, белем бирү дәрәҗәсе түбән булган һәм уңайсыз социаль шартларда эшләгән мәктәпләрдә белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыру һәм 2020 елда «Мәгарифне үстерү» Россия Федерациясе дәүләт программасы кысаларында «Мәктәптә белем бирү сыйфатын күтәрүнең социаль-педагогик факторлары: проблемалар һәм чишү юллары» темасына вебинар үткәрелде.

Чарада Нурлат муниципаль районының "1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе", "Яңа Әлмәт төп гомуми белем бирү мәктәбе", "Төрнәс урта мәктәбе", "Курманай төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениеләреннән 81 педагог катнашты.

Тәкъдим ителгән проблеманың актуальлеге һәм аны хәл итүнең хәзерге торышы турында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының укыту-методик эш буенча проректоры Г.Х. Сагеева сөйләде. Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы доценты, педагогика фәннәре кандидаты Җамалетдинова З.И. «Гомуми белем бирү оешмасының белем бирү сыйфатын бәяләү системасы эшен тәэмин итү» темасына чыгыш ясады. Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының социаль-гуманитар фәннәр кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Михеев А.В., доцент, филология фәннәре кандидаты, Казан шәһәре Яңа Савин районының инглиз телен тирәнтен өйрәнүле 9 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Копосов Д.Р. «5-8 нче сыйныфларда рус теле буенча ВПРга әзерлек вакытында текст белән эшләүнең нәтиҗәле методикалары» темасы белән чыгыш ясадылар. Математика буенча җаваплы региональ фән комиссиясе рәисе урынбасары, «Казан дәүләт энергетика университеты» ЮҺБ ФДБМУ укытучысы, техник фәннәр кандидаты, доцент С.А. Лившиц «Текст форматындагы мисалларны чишү методикасы һәм ВПР тест биремнәрендә җавап сайлау» темасы белән чыгыш ясады. «Мәктәп медиациясе методын мәгариф киңлегенә интеграцияләү» темасы буенча чыгыш барышында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының Педагогика, психология һәм андрагогика кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре кандидаты Шәрифҗанова К.Ш. мәктәп медиациясе хезмәтләрен оештыруның оештыру-эчтәлекле һәм методик аспектларын билгеләп үтте. Семинарда катнашучылар мәктәп медиациясе хезмәтен үстерү иң мөһим социаль инновация, заманча тәрбия һәм мәгариф өлкәсендә өстенлекле бурычларның берсе булып тора дигән нәтиҗәгә килделәр.