• Русский
  • Татарча

Яр Чаллы шәһәренең «Советлар Союзы Герое Илдар Маннанов исемендәге 82 нче кадетлар мәктәбе» педагоглары өчен семинар

2020 елның 02-03 июнендә «Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесенең укыту нәтиҗәләре түбән булган һәм уңайсыз социаль шартларда эшләгән мәктәпләрдә белем бирү сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру һәм 2020 елда «Мәгарифне үстерү» Россия Федерациясе дәүләт программасы кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Советлар Союзы Герое Илдар Маннанов исемендәге 82 нче кадетлар мәктәбе» дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе базасында «Мәгариф сыйфаты белән идарә итү кораллары буларак хәзерге заман технологияләре» темасына онлайн-режимда кыска вакытлы чара уздырылды.

Чарада мәктәпнең 19 педагогы, шулай ук ТР Мәгарифне үстерү институтының табигый-математика дисциплинасы кафедрасы мөдире Г.Х. Әхмәтшина, педагогика фәннәре кандидаты Г.Р. Садриева һәм Казан шәһәре Идел буе районы «6 нчы гимназия» муниципаль бюджет югары белем бирү учреждениесенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Р.Ф. Любицкая, «Казан дәүләт энергетика университеты» югары белем бирү ФДБМУ укытучысы, техник фәннәр кандидаты С.А. Лившиц; ТР Мәгарифне үстерү институтының Социаль-гуманитар дисциплиналар кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты А.В. Михеев, доцент, филол. фәннәре докторы, Казан ш. Яңа Савин районының «Инглиз телен тирәнтен өйрәтүче 9 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет мәгариф учреждениесенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Д.Р. Копосов катнаштылар.
Программа кураторы - Татарстан Республикасы ИРО мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем кафедрасы доценты З.И. Җамалетдинова.

Семинар программасында түбәндәге мәсьәләләр каралды:

  • «Белем бирү минимумы» технологиясе. Эчтәлек, гамәлгә ашыру практикасы, көтелгән нәтиҗәләр;
  • Белем бирүгә метапредмет якын килү;
  • Белем бирү сыйфатын бәяләүнең заманча алымнары. ВПР: нәтиҗәләрне анализлау, әзерлек, коррекцион эш.

Семинарның икенче көне практик юнәлешле эчтәлеккә бай булды. Яр Чаллы шәһәренең «Советлар Союзы Герое Илдар Маннанов исемендәге 82 нче кадетлар мәктәбе» дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең педагогика хезмәткәрләре төркемләп эшләделәр һәм гамәли биремнәр башкардылар.

1 нче төркем «Рус теле, математика һәм әйләнә-тирә дөнья буйенча ВПРга әзерлек эшенең үзенчәлекләре» темасына Казан шәһәренең Идел буе районы «6 нчы гимназия» МББУ укытучылары Р.Ф. Любицкая һәм Г.Р. Садриева белән эшләделәр.

2 нче төркем С.А.Лившиц белән бергә текст мәсьәләләрен чишү методикасы һәм ВПРның тест биремнәрендә җавап сайлау проблемалары турында фикер алыштылар.

А. В. Михеев һәм Д. Р. Копосов 3 нче төркем укытучылар белән эшләделәр, рус теле буенча ВПР га әзерлек мәсьәләләрен ачтылар.

Семинар ахырында спикерлар педагогларның сорауларына җавап бирделәр.