• Русский
  • Татарча

ТР Мәгарифне үстерү институтында онлайн форматта дәүләт йомгаклау аттестациясе башланды

2020 елның 9 июнендә «Мәгариф һәм педагогика» юнәлеше буенча «Педагогик белем: укыту теориясе һәм методикасы» өстәмә һөнәри әзерлек программасы буенча тыңлаучылар өчен онлайн режимда Дәүләт имтиханы үткәрелде. Укуларны 2020 елның 15 гыйнварыннан башлап 16 тыңлаучы узды.

Программа кураторы - математика һәм табигый-фәнни белем кафедрасы мөдире Г.Х. Әхмәтшина; аттестация комиссиясе рәисе - Казан (Идел буе) федераль университетының математика һәм механика институтының математика һәм информатика теориясе һәм технологияләре кафедрасы доценты К.Б. Шакирова.

Имтиханнар һәм йомгаклау аттестация комиссиясе әгъзалары өчен мондый форматта имтихан уздыру беренче тәҗрибә булды.

Күрсәтелгән вакытта имтихан бирүчеләр һәм йомгаклау аттестация комиссиясе әгъзалары Zoom кушымтасында шәхси компьютердан Конференциягә керделәр.

Имтихан бирүчеләр өчен кагыйдәләр билгеләнде: алар күзгә күренерлек булырга тиеш, шулай ук эш киңлеге дә күренергә тиеш; әзерләнү һәм җавап бирү вакытында ул бүлмәдә үзе генә булырга тиеш; телефон һәм башка төрле җайланмалардан файдаланырга тиеш түгел. Билет сайлау өчен имтихан бирүче конвертның тәртип номерын атады.

Онлайн-имтихан белем бирүнең норматив-хокукый нигезләре, белем бирү процессында катнашучыларны психологик-педагогик тәэмин итү буенча сорауларны үз эченә алды; предмет эчтәлектәге сораулар язма җавапларны күздә тоттылар, аларны курсны тыңлаучылар Конференция экраны аша күрсәттеләр.

Имтихан тотучылар да, дәүләт аттестация комиссиясе әгъзалары да, Институтның мәгълүмати инфраструктурасын тәэмин итүче хезмәткәрләр дә бу көнне дулкынлану кичерде. Дәүләт имтиханын уздыруның яңа форматына һәм вәзгыятьнең җаваплылыгына карамастан, имтиханда яхшы атмосфера һәм уңай кәеф хөкем сөрде.

Имтихан барышында тыңлаучылар югары дәрәҗәдә әзерлекләрен күрсәттеләр һәм уңай бәя генә алдылар.