• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты коллективы Пискарев Владимир Ивановичның вафат булуы турында хәбәр итә

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты коллективы, танылган галим-тарихчы, өстәмә һөнәри белем бирү системасы белгече, ярдәмчел коллега, Зирәк остаз Пискарев Владимир Ивановичның вафат булуы турында кайгылы хәбәр ирештерә, гаиләсе һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

Владимир Иванович Пискарев, тарих фәннәре кандидаты, доцент, фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты.

Ул 1994 елдан бирле өстәмә һөнәри белем бирү системасында эшләп, социаль-икътисад фәннәре кафедрасы мөдиреннән «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесенең фәнни һәм инновацион эшчәнлек буенча проректорына кадәр юл үтте.

В.И. Пискаревның фәнни-педагогик эшчәнлегендә тарихи-иҗтимагый белем бирүнең региональ өлешен проектлаштыру проблемалары мөһим урын алып тора. Аның авторлыгында һәм аның фәнни редакциясендә төп һәм урта гомуми белем бирү мәктәбе өчен Татарстан тарихы буенча уку әсбаплары, башлангыч мәктәп өчен «Казановедение» уку әсбабы әзерләнде һәм нәшер ителде, «Татарстан халыкларының тарихи-мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрчеге» укыту-методик комплексы эшләнде һәм нәшер ителде.

Владимир Иванович Пискаревның фәнни-педагогик кызыксынулары өлкәсендә «Россия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре: Россия халыкларының дини мәдәнияте нигезләре. 4 сыйныф. Укытучы өчен китап»" һәм "Диннәр тарихы. 10-11 сыйныфлар. Укытучы өчен китап» дигән мәдәни-дини уку курсларын оештыру һәм фәнни-методик ярдәм күрсәтү булды.

2002 елдан башлап ун ел дәвамында В.И. Пискарев Бөтенроссия олимпиадасының тарих һәм җәмгыять белеме буенча төбәк этабы жюри рәисе булып торган. Бу эшнең нәтиҗәсе булып "Русское слово" федераль нәшрияты тарафыннан нәшер ителгән "Россия тарихы буенча олимпиада биремнәре. Элеккеге заман көзгеләрендә..." һәм "Җәмгыять белеме буенча олимпиада биремнәре. А нан Я га кадәр" китапларын әзерләү тора.

Озак еллар дәвамында В.И. Пискарев «Гасырлар авазы -Эхо веков» фәнни-документаль журналының - Татарстан һәм татар халкы тарихын өйрәнү буенча материаллар туплаучы вакытлы басманың редакция коллегиясе әгъзасы булып тора. 2011 елда бу өлкәдә нәтиҗәле эшчәнлеге өчен ул фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты исеменә лаек була.
В.И. Пискаревның күпьеллык фәнни-педагогик эшчәнлеге «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе, «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале, «Россия Федерациясе гомуми белем бирү мактаулы хезмәткәре» күкрәк билгесе, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты, фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты исеме белән билгеләп үтелде.

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты коллективында В.И. Пискарев һәрвакыт лаеклы ихтирамга лаек булды һәм, авыруга һәм тормыш кыенлыкларына карамастан, һәрвакыт үз һөнәренә тугры булып калды, мәгариф системасы хезмәткәрләренең һөнәри осталыгын сыйфатлы үстерүне тәэмин итте. Ул әлеге эшчәнлекне алга таба камилләштерү өчен кирәкле нигез булып торган Татарстан Республикасының өстәмә һөнәри белем бирү системасын үстерүгә зур өлеш кертте. Күренекле хезмәткәр буларак аның якты истәлеге безнең коллективта сакланачак.