• Русский
  • Татарча

Челтәр проекты кысаларында «Рәссамнар иҗатында халык мәдәниятен чагылдыру» иҗади очрашулары

Соңгы елларда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, республика музейлары белән берлектә, традицион «музей педагогикасы» өлкәсеннән чыгып, төбәкнең белем бирү экосистемасының мөһим өлешенә әверелә барган белем бирү практикаларын актив тормышка ашыра.

2021 елда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты һәм Татарстан Республикасы дәүләт сынлы сәнгать музее Россия Федерациясенең «Мәгарифне үстерү» дәүләт программасы кысаларында тормышка ашырыла торган «Сәнгать» предметы өлкәсе педагоглары өчен «рәссамнар иҗатында халык мәдәниятен чагылдыру» проектына старт бирде.

Проект «Сәнгать» предметы өлкәсендәге белем бирү программаларының эчтәлеген, шулай ук әлеге программаларны тормышка ашыручы укытучыларның һөнәри компетенцияләрен актуальләштерүче лекцияләр һәм укыту семинарлары циклыннан тора.

2021 елның 20 гыйнварында институт стеналарында педагогларның һәм музей җәмгыяте вәкилләренең онлайн режимда беренче очрашуы узды. «Рус рәссамнары һәм халык мәдәнияте» темасына багышланган лекцияне Татарстан Республикасы дәүләт сынлы сәнгать музееның Ресурс үзәге мөдире Ирина Николай кызы Нейдерова үткәрде.

Очрашуда Казан, Зәй, Алабуга, Яшел Үзән, Әгерҗе, Буа, Кукмара, Болгар, Яр Чаллы, шулай ук Чистай, Яңа Чишмә һәм Югары Ослан районнары педагоглары катнашты.

Лекция сәнгать белеме кысаларында да, социаль-мәдәни алымнар кысаларында да илебез мәдәниятендә һөнәри һәм халык сынлы сәнгать нисбәтенең төрле этапларын һәм аспектларын карауга багышланган иде.

И.Н.Нейдерова үз чыгышын күренекле рәссамнарның рәсемнәрен күрсәтү белән аралаштырып барды, аларның күбесе тамашачыларга яхшы таныш. Бу – И.Крамскийның «Мина Моисеев», В. Суриковның « Взятие снежного городка», В. Васнецовның «Богатыри», А. Венециановның «Жатва» һ.б. картиналары. Шул ук вакытта иллюстратив рәтнең кыйммәте шунда ки, Татарстан Республикасы дәүләт сынлы сәнгать музее коллекциясен тәшкил итә торган кайбер рәсемнәр еш кына музейның төп залларында күрсәтелми һәм һәрвакытта да тамашачыга ачык түгел. А. Боголюбов һәм аның «Казан» картинасы, В. Худяковның «Косарь», В. Пукирев һәм аның « Малай кош оясы белән» картинасы, К. Трутовский («Авыл укытучысы») һ.б. – шундый «ачышлар» булдылар.

Иҗади очрашу әлеге укыту форматының вакытлы үткәрелүе турында сөйләгән тыңлаучыларда җанлы кайтаваз алды.

102