• Русский
  • Татарча

Бөтенроссия балалар һәм яшьләрнең финанс грамоталылыгы атнасы - 2021 ел

Бөтенроссия балалар һәм яшьләрнең финанс грамоталылыгы атнасы - 2021 ел

2021 елның 26 мартында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы Ульяновск өлкәсе мәгариф һәм тәрбия министрлыгы, «И.Н. Ульянов исемендәге Ульяновск дәүләт педагогика университеты» югары белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе, Өлкә «Мәгарифне үстерү институты» дәүләт автоном учреждениесе белән берлектә 2021 елда Бөтенроссия балалар һәм яшьләрнең финанс грамоталылыгы атнасы кысаларында «Балалар бакчасы һәм гаилә шартларында финанс культурасы нигезләрен формалаштыру процессында тәрбияченең һөнәри кыенлыклары. Аларны хәл итү ысуллары» темасына түгәрәк өстәл уздырды.
Дискуссия мәйданчыгы экспертлары сыйфатында чыгыш ясадылар:

  • Майданкина Наталья Юрьевна, И.Н. Ульянов исемендәге Ульяновск дәүләт педагогика университетының мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү педагогик технологияләр кафедрасы профессоры, педагогика фәннәре кандидаты, Ульяновск өлкәсе мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе педагогик хезмәткәрләре ассоциациясе рәисе, Иҗтимагый эксперт советы әгъзасы (эксперт),
  • Латыпова Рәсилә Илдус кызы, педагогика фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы доценты,
  • Марушенко Любовь Юрьевна, «Амур өлкәсе мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном учреждениесенең мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү теориясе һәм методикасы кафедрасы мөдире вазыйфаларын башкаручы, педагогика фәннәре кандидаты .

Дискуссия мәйданчыгы эшендә Ульяновск шәһәре, Ульяновск өлкәсе, Саха республикасы Якутск шәһәренең мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының педагогик һәм җитәкче хезмәткәрләре катнашты.

Чара кызыклы килеп чыкты, кунакларга һәм педагогларга финанс культурасы нигезләрен формалаштыру буенча балалар белән эшчәнлекне оештыруның төрле формалары модельләре тәкъдим ителде.

Чарада катнашучылар проблемаларны билгеләү, үз идеяләре, табышлары белән уртаклашу, эштә перспективалар билгеләү мөмкинлегенә ия булдылар. Семинар проблемасы мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының практик хезмәткәрләре арасында киң чагылыш тапты.

Нәтиҗә ясап, дискуссия мәйданчыгында катнашучылар чараның нәтиҗәлелеген һәм практик юнәлешен югары бәяләделәр.

Фотогалерея: