• Русский
  • Татарча

Казанда «Россия мәгарифе» (EDU Russia 2019) халыкара форумы уза

2019 елның 28 февраленнән 1 мартка кадәр “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр мәйданчыгында “Россия мәгарифе” (EDU Russia 2019) Халыкара мәгариф форумы уза. Аның барышында мәгариф системасы вәкилләре Россия Федерациясе төбәкләрендә мәгариф өлкәсен үстерүнең төп проблемалары хакында фикер алыша.

Мәгарифнең барлык баскычларының актуаль мәсьәләләрен күз уңында тоткан форум эшендә, 11 мәйданчыкта 100дән артык чит ил һәм Россия спикерлары катнаша, алар арасында Мәскәү шәһәр педагогика университеты ректоры Игорь Реморенко, “Царицыно” 548 нче Мәгариф үзәге (Мәскәү шәһәре) директоры Ефим Рачевский, “Летово” мәктәбе” ОАНО мәктәбе директоры Михаил Мокринский, “ЮИМ” ФТИның Мәгариф институты вәкилләре һәм башкалар бар.

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләре форум мәйданчыкларында оештырылган панельле дискуссияләрдә актив катнашалар.

Форум эшендә барлыгы 3 меңләп кеше катнаша. Алар арасында төбәк һәм муниципаль белем бирү идарәләре органнары җитәкчеләре һәм белгечләре, барлык дәрәҗәдәге белем бирү учреждениеләрнең җитәкчеләре һәм педагоглары, кече һәм урта бизнес вәкилләре, эре компанияләрнең HR-директорлары, укыту-методик комплексларын эшләүчеләр һәм башкалар бар.

http://eduforumkazan.ru

Фотогалерея