• Русский
  • Татарча

Мәктәп укучыларының Л.Н. Толстой исемендәге XVII республика фәнни-гамәли конференциясе

2019 елның 20 апрелендә мәктәп укучыларының Л.Н. Толстой исемендәге XVII республика фәнни-гамәли конференциясе узачак.

Тәүге тапкыр конференция 2003 елда оештырылган иде.

Конференция оештырыла башлаганның беренче елыннан алып, ул ТРның иң яхшы мәгариф учреждениеләренең берсендә – Казан шәһәренең Росссия Герое А.Ф. Козин исемендәге 7 нче гимназиясе базасында уза.

Барлык 17 ел буена фәнни-гамәли конференция өч баскычта – мәктәп, район һәм республика дәрәҗәсендә әзерләнә һәм үткәрелә.

Республика дәрәҗәсендә үтә торган конференциягә быел 400гә якын катнашучыдан гариза кергән.

Башлана: 10.00. сәгатьтә.

Мәктәп укучыларының Л.Н. Толстой исемендәге XVII республика фәнни-гамәли конференциясенә чакырылганнар исемлеге