• Русский
  • Татарча

Башлангыч сыйныф укытучылары өчен «Беренче укытучы» конкурсы беренче тапкыр Педагог һәм остаз елында узачак

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Россия Хөкүмәте әгъзалары белән киңәшмә үткәрде. Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов Педагог һәм остаз елында узачак чаралар планын тәкъдим итте. Алар арасында конкурслар, фестивальләр, форумнар, шулай ук укытучыларга ярдәм итү һәм аларның статусын күтәрү инициативалары бар.

 

«Бүген без укытучы хезмәтенең, педагог эшчәнлегенең ролен һәм әһәмиятен ачык аңлыйбыз. Чөнки нәкъ менә педагог, укытучы безнең һәрберебездә дөньяга карашыбызның нигезләрен формалаштыра. Дәүләтебезнең тотрыклылыгы һәм киләчәге моңа бик нык бәйле. 2023 ел бездә Педагог һәм остаз елы дип игълан ителүе очраклы түгел», –  дип билгеләп үтте Владимир Путин.

Президент игълан иткән педагог һәм остаз елы «Машук» белем үзәгендә ачылудан башланачак, дип хәбәр итте Мәгариф министры.

«Күп кенә күренекле галимнәр, уйлап табучылар, төрле белгечлекләр вәкилләре өчен зур һөнәри уңышларга юл тәҗрибәле өлкән иптәше ярдәме белән башланды. Әлбәттә, акыллы киңәш белән ярдәм итә алган, һөнәри юнәлештә ярдәм итә алган кешеләр балаларга бик кирәк. Бу мәктәп укытучылары турында гына түгел, ә киң мәгънәдә остазлар турында. Мөгаен, безнең һәрберебездә үрнәк булырга тырышкан кеше үрнәге бардыр. Бу тренер, яисә секциядәге, түгәрәктәге укытучы булырга мөмкин. Балаларга мондый остаз табарга ярдәм итү – безнең бурыч», – дип ассызыклады Сергей Кравцов.

 

Сентябрьдә Зур педагогик диктант һәм Педагог һәм остаз елына багышланган Бөтенроссия дәресе узачак, октябрьдә Зур укытучылар атнасы узачак. Традицион рәвештә һөнәри конкурслар оештырылачак, алар арасында «Россия Ел укытучысы», «Россия Ел тәрбиячесе», «Россия Ел директоры» да бар. Педагогларның үтенече буенча беренче тапкыр «Беренче укытучы» конкурсы узачак.

Владимир Путин үзенең беренче укытучысы Чижова Тамара Павловна булуын, аны профессиональ педагог һәм бик игелекле хатын буларак искә алуын сөйләде. Ул шулай ук Сергей Кравцовтан беренче укытучысын хәтерләве хакында кызыксынды. Министр үзенең беренче педагогы турында җылы хатирәләрен саклап калуын әйтте.

Шулай ук ел дәвамында масштаблы һөнәри форумнар – Мәскәү халыкара мәгариф салоны, җәйге остазлык фестивале, сыйныф җитәкчеләре форумы узачак.

«Классная тема!» телеконкурсы дәвам итәчәк. Константин Ушинскийның 200 еллыгына багышланган чаралар циклы аерым оештырылачак: БДБ илләреннән укытучылар өчен беренче халык укытучылары съезды узачак, шулай ук тематик күргәзмәләр, лекцияләр, олимпиадалар уздырылачак. Мәскәү дәүләт педагогика университеты янында педагог һәм реформатор хөрмәтенә скульптура композициясенең ачылышы булачак. Көзен Константин Ушинский мирасына багышланган Халыкара педагогик конгресс планлаштырылган.

Сергей Кравцов шулай ук педагог статусын күтәрүгә юнәлдерелгән зур эш башкарылганлыгына игътибар итте. Укытучыларга бюрократик йөкләнешне киметү турында закон кабул ителде. Бүген депутатлар һәм Федерация Советы вәкилләре белән берлектә укытучының аерым статусын законнар белән беркетү мәсьәләсе карала.

Педагог һәм остаз елы кысаларында инициативалар арасында – һөнәр абруен күтәрергә тиешле укытучыларга багышланган фильмнар булдыру.

Россия Мәгариф министрлыгы башлыгы ассызыклаганча, Педагог һәм остаз елы чаралары яңа төбәкләрдән килгән укытучылар өчен дә мөмкинлекләрне киңәйтергә тиеш. Россия Федерациясенең һәр яңа субъектында яшь педагогларны әзерләү һәм гамәлдә булганнарның квалификациясен күтәрү өчен педагогика университеты булдырылачак.

Министр сүзләренчә, педагог һәм остаз елы кысаларында тәкъдим ителгәннәрнең күбесе – «Мәгариф» милли проектын гамәлгә ашыруның турыдан-туры нәтиҗәсе. Ул 2022 елда билгеләнгән илкүләм проект буенча барлык күрсәткечләр дә үтәлгән, дип өстәде.

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте материаллары буенча.