• Русский
  • Татарча

Татарстанда Педагог һәм остаз елының ачылышы булды

 

«Яшь галимнәр — Россиянең тиз арада техник һәм технологик яңарышына өмет»
2023 нче ел Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан Педагог һәм остаз елы дип игълан ителде. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, бу укытучыларның югары статусын һәм аларның эшенең мөһимлеген ассызыклый.  «Һәрберебезнең тормышында аерым роль уйнаган укытучысы, остазы бар. Без һәрвакыт аларның һәркайсын җылылык белән искә алабыз. Бу залда үз һөнәрендә иң яхшылар — халык укытучылары, Мәхмүтов исемендәге премия лауреатлары, педагогик династияләр утыра», — диде республика җитәкчесе. 

Татарстанда укытучы һөнәре яңа дәрәҗәгә чыксын өчен барысын да эшлиләр, дип билгеләде ул. «Без заманча мәктәпне эчтәлектә дә, техник планда да төзергә омтылабыз. Яңа мәгариф технологияләре, һичшиксез, укытучыларның эш шартларын яхшырта, аларны һөнәри һәм иҗади яктан тормышка ашыру мөмкинлекләрен киңәйтә», —  диде  Татарстан Республикасы Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, төп мәсьәлә булып белем бирү сыйфаты кала. «Бу безнең приоритет. Шул ук вакытта үсеп килүче буында патриотизм, гражданлык хисе тәрбияләү, республикабыз һәм илебез өчен традицион рухи-әхлакый кыйммәтләр формалаштыру мөһим», —  дип ышана ул.  Быел фән, аеруча югары мәктәпкә дә җитди игътибар биреләчәк, дип дәвам итте республика җитәкчесе. «Югары уку йортлары —  үзләренең фәнни казанышларын, югары технологияле проектларын булдыра торган фәнни тикшеренүләрдә тигез хокуклы катнашучылар. Бу яңа мөмкинлекләр, идеяләр, яшь буынны инновацион үсешкә актив кушу. Югары уку йорты —  тикшеренү үзәге дә. Бу идеяне без алга таба этәрәчәкбез», —  диде ул.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук республикада яшь белгечләрнең нәтиҗәле эшләве өчен уңайлы шартлар булдыруларын дәвам итәчәкләрен әйтте. «Яшь галимнәр — Россиянең тиз арада техник һәм технологик яңарышына өмет, — дип билгеләде ул. — Безнең берсүзсез өстенлегебез — талантларга, сәләтләргә, иҗади һәм интеллектуаль хезмәткә сакчыл караш. Ышанам, бу һичшиксез нәтиҗә китерәчәк». Рәис Татарстан педагогик хезмәткәрләренә белемнәре, тәҗрибәләре һәм зирәклекләре өчен рәхмәт белдерде, шулай ук Педагог һәм остаз елы алар өчен нәтиҗәле һәм бай булуын теләде.

«Һәр күренекле галим, спортчы кайчандыр мәктәп партасы артында утырган»

Педагог һәм остаз елы башлану белән Россия мәгариф министры Сергей Кравцов котлады. Үзенең видеомөрәҗәгатендә ул бу елны тәрбиячеләргә, укытучыларга һәм үсеп килүче буынга белемнәрен, зирәклекләрен һәм  йөрәк җылысын тапшырган барлык кешеләргә багышлау карарын остаз хезмәтенең әһәмиятен тагын бер кат раслый, дип билгеләде. «Һәр күренекле галим, спортчы, язучы, табиб яки төзүче кайчандыр мәктәп партасы артында утырган, такта янында җавап биргән. Нәкъ менә компетентлы, тәҗрибәле остаз белән һәрвакыт зур һөнәри казанышларга юл башлана», — диде Мәгариф министрлыгы башлыгы. Кравцов ассызыклаганча, педагоглар һәм остазлар төрле яклап ярдәм алачак. Моннан тыш, аларга «шатланып хезмәт итәргә, талантлы, максатчан һәм җаваплы яшьләрне тәрбияләргә» шартлар тудырылачак.

Министр сүзләренчә, 2023 елда билгеләп үтелә торган бөек педагог Константин Ушинскийның 200 еллыгы уңаеннан бай программа планлаштырылган. Аерым алганда, масштаблы караулар һәм форумнар узачак. Мәсәлән, остазлык фестивале, сыйныф җитәкчеләренең Бөтенроссия форумы, зур укытучылар атналыгы, шулай ук педагогик династияләр, укытучыларның югары һөнәри осталыклары турында сөйләргә тиешле башка бик күп инициативалар узачак.

«Барыгызны да катнашырга чакырам. Төбәкләр, профильле ведомстволар башлыклары да Педагог һәм остаз елын бәйрәм итүгә үз өлешләрен кертерләр дип ышанам. Бергә без аны актив һәм эчтәлекле итеп уздырачакбыз, безнең уртак эшебез өчен файда белән», — дип белдерде Кравцов.

«Укытучылар - милли мәдәниятләрне, телләрне, гореф-гадәтләрне саклаучылар»

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Педагог һәм остаз елында республикада бик күп чаралар планлаштырылуы турында сөйләде. «Бу төрле форумнар, конференцияләр, очрашулар. Июньдә, мәсәлән, белем бирүгә багышланган форум узачак, анда башка илләрдән белгечләр киләчәк», —  дип белдерде ул.

Мәгариф һәм фән министры сүзләренә караганда, Татарстан мәгариф системасы тарихы турында китап бастыру, республика мәгариф тарихы музеен торгызу планлаштырыла. «Бездә педагогларга, укытучыларга, остазларга багышланган урамнар, парклар, скверлар булырга тиеш. Быел барысы да барып чыкмас, әмма бездә идеяләр бар. Һәм быелдан башлап планлаштырылган проектларны гамәлгә ашыру белән шөгыльләнәчәкбез», —  дип планнары белән уртаклашты ул.

Министр фикеренчә, Педагог һәм остаз елы чаралары җәмгыятьнең укытучы һөнәренә мөнәсәбәтен үзгәртергә тиеш. «Без укытучыларга, безгә тормышка юллама биргән кешеләргә тагын да күбрәк игътибар бирергә тиеш. Безнең һәрберебезнең беренче укытучысы, әлегә кадәр үз киңәшләре белән әйдәп баручы остазыбыз бар», – диде ул.

Һадиуллин ассызыклаганча, Татарстанда педагогик кадрлар әзерләү өчен күп эшләр башкарыла. Шулай итеп, әле җиде ел элек кенә мәктәпләр, балалар бакчалары, өстәмә белем бирү учреждениеләре өчен кадрлар әзерләү буенча республика проекты булдырылды.

«Укытучыларсыз без киләчәгебез белән горурлана алмыйбыз. Патриотлык хисләре, Ватанга мәхәббәт, ата – аналарны хөрмәт итү, өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләү – болар барысы да мәктәп эскәмиясеннән, хәтта балалар бакчасыннан башлана. Моннан тыш, укытучылар – милли мәдәниятләрне, телләрне, гореф-гадәтләрне саклаучылар. Алар – безнең балаларны тәрбияләүче кешеләр», – диде ул һәм педагогларга ярдәм итү һичшиксез дәвам итәчәгенә ышандырды.

«Март аенда укытучыларга ярдәм итү белән бәйле вакыйга булачак. Бу әлегә сер булып калсын. Башка проектлар да булачак», –  диде министр.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча

 

Фотогалерея: